Родилась 27 апреля 19** года в деревне Суюндуково Караидельского района. Выпускница первого целевого набора для татарского театра "НУР" в УГИИИ. По окончании театрального факультета в 1993 г. получила диплом "актера драматического театра и кино".В театре работает с 1993 года.

Роли:

1.Сания, гл. бухгалтер – «Волосатое чудо» Амануллы

2.Салиса – «Море любви» Ф. Яруллина

3.Асия – «Аршин мал алан» У. Хаджибекова

4.Тайба – «Амурные истории» И. Юмагулова

5.Косолапая – «Давным – давно...» Амануллы

6.Амаль – «Фонтан слез» С. Латыпова и Х. Фатыховой

7.Нагима – «Капризный жених» К. Тинчурина

8.Зарзария – «Вечернее застолье» М.Карима

9.Галия – ''Одинокая'' Т.Минуллина

10.Садретдин – «Галиябану» М.Файзи

11.Гюльджан - «Птичка певчая» Р.Н.Гюнтекин

12.Женщина без имени – «Дочки-матери» Т.Миннуллина

13. Нафиса – ''Зятек'' Х.Ибрагимова

14. Возлюбленная гармониста – ''Тайны горшечника'' А.Кашфуллина

15. Фануза – '' На совином повороте'' Ф. Бигашева

16. Римма – ''Однажды на даче...'' Э.Ягудина

17. Крестьянин – ''Безымянная звезда'' М. Себастиана

18. Гульжихан – ''Банкрот'' Г. Камала

19. Раушания – ''Близнецы'' А. Атнабаева

20. Гафия – ''Ак калфак'' М. Файзи

21. Баба Яга – ''Нурзада и Нурсылу'' И. Альмухаметова

22. Нажиба – «Продай мне мужа» Н. Гаитбая

23. Замира - "Не покидай меня, надежда!" Х.Иргалина

24. Софья - "Чистая вода печали" В.Гуркина

25. Камиля туташ - "Хаджи эфенди женится" Ш.Камала

26. Зулейха - "Родник" Н.Асанбаева

27. Расиха - "Белое платье моей матери" Ш. Хусаинова

28. Зульфия - "Дамы, балкон и он" Н. Гаитбаева

29. Сабира - "За кулисами, или Дель арте по-татарски" Амануллы





******************************************************************************************************************************************

ТУГАН ҖИРЕ: Караидел районы, Сөендек авылы. ТУГАН КӨНЕ: 7 апрель. ГАИЛӘ ХӘЛЕ: хәләле Рәсим Өлфәт улы - "Баштрансгаз" хезмәткәре, улы Алмаз -мәктәп укучысы. ЯРАТКАН РИЗЫГЫ: гөбәдия, үзе кискән токмачлы тавык ашы. ШӨГЫЛЕ: пешеренү, театр.

КЕШЕЛӘРДӘ ХӨРМӘТ ИТКӘН СЫЙФАТ: кешелеклелек, тугрылык, ышанычлылык.



ТОРМЫШ ДЕВИЗЫ: Яшәргә дә, эшләргә дә! ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ. • Сөендек, Кортлыкүл авыл мәктәпләре укучысы.



• Уфа дәүләт сәнгать институты студенты.

• Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы.

КАЗАНЫШЛАРЫ

• Башкортстанның атказанган артисты

• "Кызыл таң" гәзитенең "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче. Резида Зарипова - Уфа "Нур" татар дәүләт театры өчен әзерләнгән студиянең беренче чыгарылыш студенты. Һәм шул көннән башлап, ул үз туган театрына бар тырышлыгын салып хезмәт итә. Ныкышмалылык һәм үҗәтлек белән яңадан-яңа иҗат баскычларына күтәрелә. Рольләрен ихлас, самими уйнавы белән ул тамашачы мәхәббәтен казана, һәм үзе дә иҗат шатлыклары кичерә. Хезмәтендә янып эшләгән Резиданы тагын да катлаулырак һәм кызыклырак рольләр көтә. Димәк тамашачы яраткан артисты тудырган шатлыклы-сөенечле мизгелләр белән тагын да очрашачак әле.

- Син, Резида, күп рольләр уйнап, төрле язмышлар күргәнсең, аңлагансың, чөнки актриса әллә ничә язмышны үзендә йөртә. Шулардан чыгып, хатын-кыз бәхете нидә? - дигән сорауга җавап биреп карыйк әле?

-Һәркем бу дөньяга бәхетле булыр өчен туа. Барыбызны да әниләр, әтиләр: "И балакаем, бәхетле була күр!" - дип үстерә. Туганнар, дуслар бәхет тели. Бигрәк тә хатын-кыз заты бәхетле булу теләге белән үсә. Бәхетне төрлечә аңлыйлар. Минем өчен бәхет - ул синең яныңда сине аңлаган, көтеп торган кешең булу, эшең булу. Һәм сине аңлаган дусларың булу. Туганнарның таза, исән булулары... Иптәшемнең әти-әнисе булу миңа әни, әти дип әйтү бәхете бирә. Аларны мин үземнекеләр кебек хис итәм, үземнекеләр кебек кабул итәм. Алар да мине үз балалары кебек күрәләр. Монысы да бәхет! Тулы бер гаилә булып яшәү дә бит бәхет!

- Бәхетнең бер канаты - гаилә. Хәләлең Рәсим белән ничек таныштыгыз, табыштыгыз һәм кавыштыгыз? Сәхнә кешесенә икенче яртыңны табу бик җиңел дә, бик авыр да, диләр бит?

- Артист кешегә, дигәч, кызык булып китте. Ләкин артист бит һөнәр генә. Ә бит һәркем кеше, шулай булгач... Җиңел, дип. Икенче яртыңны табу беркемгә дә җиңел түгелдер ул. Ходай биргән яртың каршыга чыга торгандырмы ул. Без Рәсим белән тулай торакта таныштык. Икебез - төрле өлкәдән, ләкин уртак тел таптык. Беребез - сәнгать, икенчебез - сәнәгать кешесе, дигәндәй. Шулай очрашып, танышып өйләнештек, хәзер инде улыбыз Алмазга 14 яшь. Аллага шөкер, матур итеп тормыш көтеп ятабыз.

-Иҗат кешесенең эше барсын өчен, әлбәттә, гаиләдә ышанычлы терәк кирәк.

-Ул яктан дөньям түгәрәк, дияр идем. Рәсим сәнгать кешесе< булмаса да, мине аңлый. Минем эшемә ул зур хөрмәт белән карый. Премьераларыбызга, минем рольләргә ихластан шатлана ул. Өйгә роль алып кайтсам, бергә укыйбыз, ятлыйбыз. Гаилә терәге артист өчен генә түгел, бар кешегә дә кирәк инде ул. Ләкин безнең һөнәрнең үзенчәлеге дә бар: сәхнәдә безгә бернәрсә дә кирәкми. Гаилә дә онытыла, дөнья мәшәкатьләре дә - халык алкышы чыккач та күңелгә беренче уй килә - мине өйдә көтәләрме? Менә монысы бик мөһим инде. Ирем, улымның көтүе - иң кадерлесе. Кайтасың да спектакльнең ничек үтүе хакында сөйлисең, шатлык- куанычларыңны аларга күчерәсең. Алар өйдә булмаганда, бар серләр үземдә генә кала инде. Шатлыгыңны бүлешеп яшәү - үзе шатлык бит!

- Резида, әнә шул артистлыкка юлың ничек башланды? Караидел якларында ук тугандыр ул?

- Әйе, укытучыбыз Фиалка апа безне мәдәният һәм сәнгать дөньясы белән бик иртә таныштырды. Язучылар, артистлар хакында да күреп белә идек. Ә артист сөйләсә дә, "коеп куйган артист", диләр. Шул чакта артист булу хыялы башланадыр ул. Аннан сәхнә матурлык, гүзәллек дөньясы бит, ә артистлар бар да чибәрләр. Кайсы кыз баланың чибәр буласы килми? Барысының да, әлбәттә. Ләкин әни: "И, балам, артист тормышы бик авыр, син кыз бала, тормышка чыгарсың, аңларлармы икән үзеңне?" - дигәнрәк сүзләрне әйткәли иде. Шуңа мин, хыялымны тыебрак торып, "Мин укытучы, мин сатучы булам", - дигәнрәк иншалар яза идем. Маңгаеңа нәрсә язылган, шуны күрәсеңдер инде. Хисап механизациясе техникумына укырга кереп йөргәндә, әни мәрхүмә булды. Август аенда Уфага эшкә дип килгәч, "Нур" театрына студентлар җыюлары хакында ишеттем һәм шунда киттем. Фәрдүнә апа Касыймова, Байрас абый Ибраһимов һәм Альмира апа Куватоваларда укып, артист һөнәре алдым, һәм унсигез ел инде "Нур"да эшлим.

- Димәк, балачак хыялы тормышка ашты инде.

- Әйе, шулай булып чыкты. Эшемнән канәгатьмен. Аллаһыга шөкер. Үзең теләп, үзең сайлап алган һөнәрдә эшләү - зур бәхет ул. Һәрбер уйнаган ролем, күз тимәсен, тамашачыга ошый. Үземә ошаганга, бу рольләр аларга ошый. Шулай уйлыйм мин. Яратып башкармасам, ул роль тамашачыга да ошамый. Рольгә салган күңел җылың шулай тамашачыга барып җитә. Һәм ул спектакльдәге бер сүземне булса да исендә калдырып кабатлап йөри. Минем сүзем белән кайтып китә.

- Нинди рольләр үзеңә бигрәк тә ошый?

- Кайсы ошый, кайсы ошамый, дип әйтүе дә кыен. Үз балаларың кебек алар. Һәрберсе йөрәк аша үтә. Тискәре образлар булса да, анысын да үзеңчә җайларга тырышасың. Нигә соң ул шундый булган, дигәнрәк сорау куясың да аның хәленә керергә тырышасың. Ул бит тумыштан начар булып тумаган, дисең. Һәм аны үзеңчә аңларга да тырышасың. Комедия, дигәннән. Андый рольдән дә авыррагы юк бит.

- Равил абый Шәрәфиев: "Юмор - иң авыр жанр", - дигән иде.

- Әйе, көлдерү өчен язылганны уйный да белергә кирәк. Кайчак көләсең килмәсә дә көләргә, көләсең килгәндә исә көлмәскә дә туры килә. Көлкене халык күңеленә җиткерү җиңел түгел. Драманы да җиңел дип әйтмәс идем, чөнки ул йөрәк аша үтә. Комедиядән соң үз бүлмәңә көлеп менсәң, драмадан соң дәшмичә генә, ниндидер бер җитди хис- тойгы белән күтәреләсең. Драматик рольне халыкка җиткереп, кешеләрдә ниндидер уй уяту - артист өчен бик тә зур вазыйфа, шатлыклы һәм куанычлы хәл ул.

- Заманында бөек Тукаебыз театрның олуг миссиясе хакында әйткән, һәм ул бүген дә шулай булып кала.

- Әйе. Миңа бер тамашачы апа: "Әнием дөньядан киткәч, мин үз-үземә урын таба алмадым, каттым да калдым, бәгърем катты минем. Шунда сезнең театрга бардым. "Әниләр һәм бәбиләр"не куйдыгыз. Спектакльнең башыннан ахырына кадә р еладым, спектакль тәмамлануга бушанып калдым. Миңа җиңеллек килде, йөрәгем дә, күңелем дә тынычланды һәм мин башка кеше булып театрдан кайттым, һәм икенче төрле яши башладым бу дөньяда", - диде. Кешене шатландыра да, уйга да сала торган урын ул театр.

-Хәзер репертуарда төп урынны комедия жанры алып тора. Заманадандыр инде анысы?

-Комедияләр күп куела, чөнки яшәү, көнитмеш проблемаларының онытып торырга ярдәм итә ул. Кешеләргә дәрт бирә, оптимизм хисе өсти, кирәк булса, юата да ул театр. Рәхәтләнеп күңел ачып кайтып китә тамашачы театрдан. Шуңа комедияләр дә кирәк, драмалар да, мелодрамалар да. Тик классик әйтмешли, алар күңелсез генә булмасын. Һәм барысы да алар халык өчен кирәк. Җиренә җиткереп уйнаганда, барысыннан да ниндидер бер дәва, юаныч, гамь һәм тәм алырга мөмкин.

-Моның өчен әйбәт репертуар кирәк?

-Әйе, әйбәт драматург һәм режиссер кирәк. Әле матур гына спектакльләр өстендә эшлибез. Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына да спектакль әзерлибез.

-Нинди рольне уйнау турында хыялланасың?

-Хыялсыз яшәү юктыр инде, бигрәк тә артист өчен. Мин берәр драма әсәрендә үзәк рольне башкарасым килә. "Ябалак борылышында", "Кулларымда тургай"да уйнадым, ләкин күңелләрне тетрәндергеч образ тудырасым килә.

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов: