Родилась 9 декабря 19** года в деревне Старо – Гумерово Кушнаренковского района.

Выпускница первого целевого набора для татарского театра "НУР" в УГИИ. Окончила его в 1996 г. В театре работает с 1993 года. Дважды лауреат в номинации "за лучшую женскую роль второго плана": в международном театральном фестивале "Науруз"(1998 г.) и III республиканском фестивале "Театральная весна - 2003" (г.Салават). Лауреат "Актерской песни-96".

Роли:
1. Амина - «Платочек юности моей» Т. Миннуллина

2. Сарвар - "Угасшие звезды" К.Тинчурина

3. Лика - «Мой бедный Марат! А. Арбузова

4. Луиза - "Не ожесточай сердце своё" Р. Кул-Давлета

5. Маруся - "Зулейха" Г.Исхаки

6. Девушка - "Заблудшая" М.Файзи

7. Цыганка - "Некрасивая жизнь" Ф.С.Казанлы

8. Гостья - "Башмачки" Х.Ибрагимова

9. Дания - «За кулисами» А. Камали

10. Жинбика - «Проделки домового» Ф. Яруллина

11. Зухра - «Девушки – красавицы» Р. Валеева

12. Молодая Сайда - "Убей меня, голубчик!" А.Несина

13. Зульфия - «Не ожесточай сердце свое» Кол – Давлета

14. Миляуша - «Три аршина земли» А. Гилязева

15. Молодая Гульсум - «Осень» Г. Исхаки (за эту роль в 1996 году получила премию «За лучшую роль второго плана» на фестивале им. К. Тинчурина в г. Казани.)

16. Фагиля - "Волосатое чудо" Амануллы

17. Магруфа – «До третьих петухов» Г. Камала и М. Файзи

18. Марфуга - " Ясновидящий" З.Хакима

19. Глазастая – «Давным – давно...» Амануллы

20. Марианна – «Забавный случай» К. Гольдони – удостоилась приза «За талантливое исполнение роли» на фестивале «Театральная весна – 2003».

21. Хания – «Амурные истории» И. Юмагулова

22. Танзиля – «Море любви» Ф. Яруллина

23. Женщина с ребенком - "Колдунья" Н.Гиматдиновой

24. Наложница - "Фонтан слез" С.Латыпова и Х.Фатиховой

25. Ляйсан – «Теряющее Время...» М.Гилязова

26. Гульсум – «Пуля» Д.Салихова

27. Марьям – «Черно-белые чудеса» И.Бикбулатовой

28. Танзиля – «Ревную, люблю» К.Уляша

29. Валентина - "Дочки-матери" Т.Миннуллина

30. Юлбика – «Не жена, а дьявол» Д.Салихова

31. Нериман - «Птичка певчая» Р.Н.Гюнтекин

32. Замзамбика – «Родник» Н. Асанбаева

33. Зайтуна – «Продай мне мужа» Н. Гаитбаева

34. Хабиба - "Не покидай меня, надежда!" Х.Иргалина

35. Александра - "Чистая вода печали" В.Гуркина

36. Гульфия - "День всех влюбленных" Н.Гаитбаева

37. Шамсия - "Зятек" Х.Ибрагимова

38. Нина Коринкина - "Без вины виноватые" А.Островского

39. "Обретая свет в пути..." театрализованное представление

40. Майсара - "Американец" К. Тинчурина

41. Расиха - "Белое платье моей матери" Ш.Хусаинова

42. Салима – «Дамы, балкон и он» Н. Гаетбаева

43. Сабира - "За кулисами, или Дель арте по-татарски" Амануллы

*******************************************************************************************************************************************

Публикации об актрисе



НУРЛАНДЫРА «НУР»НЫ МИҢНИНУР!
“Нур” театрында Н.Гаетбаевның “Иреңне миңа сат” спектакле бара. Зал тамашачы бенән шыгрым тулы. Тамашадан соң артистларны халык аяк өсте торып алкышлады. Мин үзем исә төп рольләрнең берсен башкарган Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинаның уйнавы спектакльнең төп гэудэлэнешен ачучы дип кабул иттем. Бу актриса белән якыннан танышып сөйләшү теләге туды.

- Сезне бүгенге уңышлы чыгышыгыз белән ихлас котлыйм. Озак еллар инде сез театрның йөзен билдәләүче актрисаларның берсе. Мондый уңышка бер көн эчендә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Үзегез турында кыскача гына сөйләп үтмәссезме?
- Мин Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында 1972 елның 9 декабрендә алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием гади колхозчы, фермада эшләделәр, тырыш фидакарь хезмәтләре өчен икесе дә “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Сәнгатькә сөю әти-әниемнән килгәндер, бәлки. Авылда үткән концертларда бар гаиләбез белән катнаша идек. Беренче тамашачыларым да авыл халкы, күрше-күлән иде. Артистка булу хыялы белән Алла Пугачева хакындагы “Женщина, которая поет” кинофильмын карагач яна башладым. Мәктәптә, һөнәрчелек училещасында укыганда драма түгәрегенә теләп йөредем. Кушнаренкодагы һөнәрчелек училещасында Фәнис Фазыйлов дигән режиссер сәхнә серләренә төшенергә ярдәм итте. Күңелемдәге хыялым минем Уфа сәнгать институтына алып килде. Театр факультетының актерлык бүлегенә имтиханнарны уңышлы тапшырып “Нур” студиясы студенткасы булып киттем. Әтием белән әнием минем сайлаган һөнәремә риза булдылар. Институтка укырга кергәч кенә: “Балакаем, керүен кергәнсең дә ул, тик ничек түләрбез икән?” – дигәч, “Мин укырга кердем бит инде, сезнең ризалык кына кирәк”, - дидем. “Ярый, балакаем, без гомер бакый фермада тир түктек, безнең гаиләдән дә авылыбызның, районыбызның горурлыгы булырлык кешеләр чыксын!”- дип фатиха бирделәр. Әтием хәзер юк инде, әнием ялгызы гына.

- Уку ничек бирелде? Укытучыларыгыз кемнәр иде?
- Һөнәрем күңелемә яткач, теләп укыдым. Икенче курста укыган чакта безне курсыбыз белән “Нур” театрына эшкә алдылар. Без, авылда үскән егет-кызлар олы сәхнә тузанын сулап, профессиябыз белән якыннан таныша башладык. Шунда гына без сәхнәдәге матурлыкның – ни кадәр көч, күпме хезмәт таләп иткәнен аңладык. Иртәнге сигездән кичке уникегә тиклем шөгыльләнү зур түземлек, чыдамлык таләп итә иде студентлардан. Бала чактагы хыялымны тормышка ашырырга булган теләгем, ныкышмаллык бу язмыш сынавын үтәргә ярдәм иткәндер инде. Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова, безне, яшь студентларны, тәрбияләүгә күп көчен, барлык булмышын багышлады. Шулай ук беренче режиссерым Байрас Ибраһимовка, Ләлә Муллабаевага (җыр буенча), Тамара шаһит кызы Ходайбирдинага (биюләр куючы), Әлмира Кыватовага, Римма Хәлиулла кызы Лощенковага зур рәхмәтлемен. Суфия Корбангалиеваның тырышлыгы аркасында безнең тавышлар сәхнәдә шыбырдасак та соңгы рәткә тиклем ишетелә иде. Башта спектакльдә күмәк сәхнәләрдә катнашып йөрү дә зур шатлык була иде, соңыннан аерым, төп рольләрдә уйнау бәхете дә тия башлады. Бүгенге көндә театр репертуарындагы барлык спектакльләрдә дә рольләрем бар.

- Студент чактагы бергә укыган курсташларыгыз, дусларыгыз белән бәйләнеш бармы, аралашасызмы?
- Мин үзем ачык күңеллемен. Аллага шөкер, барысы белән дә уртак тел табам, эчемдәге – тышымда. Элекке курсташларым, дусларым белән дә очрашып торабыз. Барысы да артист булып эшләмәсәләр дә, бәйләнештәбез. “Нур”да бишәү генә калдык. Курсташым Эльмир Газизуллин җырчы юлын сайлады, Алсу һәм Азамат Гафаровлар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшли. Кемдер Себердә, алар белән дә интернет челтәре аша аралашабыз. Һәр театрда да дусларым, танышларым бар. Мөмкинлек булганда, кунакка йөрешәбез. Ел саен театр көнендә очрашабыз. Бу бәйрәм элекке дуслар белән тагы да бер тапкыр очрашуга мөмкинлек бирә. Артист тормышы бит аралашуга корылган.

- Яңадан тормыш юлы башларга туры килсә, икенче юнәлеш белән китер идегезме?
- Яңадан тусам да шушы юлны сайлар идем. Тик яшьлек шуклыгы белән вакытында исәпкә алынмаган күп кенә нәрсәләрне бүген теләп, күңел салып эшләр идем.

- Бүгенге драматургиягә карашыгыз ничек?
- Дөресен әйткәндә, бүген кайсы бер драматургларның пьесасын тотып кына куерлык түгел. Хәзер драма иҗат итүчеләр нәрсә күрәләр, шуны язалар, әсәрләрен югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү турында бик уйланып тормыйлар. Драматург режиссер, артистлар белән бергә иҗат итсә генә, матур пьесалар туыр иде, минемчә… Безнең театрда пьесаны күмәкләп укып, сайлап кую традициягә әверелде. Бу яхшы күренеш.
“Халык авыр яши, драманы яратмыйлар, күбрәк комедия куелсын иде”, - дигән фикер яши. Бер яктан караганда, чынлап та, комедия театрга да файдалырак кебек, тамашачы күп килә, зал тула, билетлар сатыла. Димәк, комедия жанры бүгенге көндә театрдагы көрчектән алып чыгучы ролен үти. Комедиягә җиңел жанр дип карау гадәткә кереп киткән. Бу дөрес түгел! Соңгы арада комедиядә рольләрне ешрак бирә башладылар. “Комедиядә уйнавы җиңелрәк бит”, - дип караучылар да бардыр, бәлки. Ләкин моңа икенче төрле дә карарга кирәктер. Комедияне теләсә кем уйный алмый. “Где комедия, там и трагедия”, - дигән кебек, ул кешене көлдерер өчен генә куелмый. Трагедиягә әверелдереп уйнаганда гына комедия килеп чыга, шул очракта гына тамашачы сиңа ышанып чын күңелдән көлә. Драма әсәре үзенең югары … белән алдырырга тиеш. Ләкин, соңгы вакытта, бу жанрда кубрәк эшләгәнгә күңелем драмага сусады. Минем режиссерларга: “Драма уйныйсым килә!” – дип кычкырасым килә кайчакта. Театрыбызның сәләтле режиссеры Илдар Иршат улы Вәлиевка рәхмәтлемен. Ул мине комедия жанрында гына түгел, драмада да ачты, миңа ышанып зур психологик рольләр тапшырды.

- Кайсы рольләрегезне яратып башкарасыз?
- Үземә генә кадерле булганнары да бар. Н. Асанбаевның “Су юлы” спектаклендә Зәмзәбикә, Хәмит Иргалинның “Кулларымда тургай” спектаклендә Хәбибә ролен яратып башкарам. Театр дөньясына алып килгән, җиңү шатлыклары бүләк иткән рольләрем, вакыт үтеп, репертуардан төшеп калса да, минем өчен кадерле. Шулар арасында Г.Исхакыйның “Көз” спектаклендә Гөлсем образы, Т. Миңнуллинның “Кулъяулык” драмасындагы - Әминә, И. Бикбулатовның “Аклы-каралы мәрәкә” комедиясендә - Мәрьям, К. Гальдониның “Шайтан котыртты” комедиясендә Марианнаны әйтеп үтер идем. Гөлсем роле белән Казанда үткән “Нәүрүз” Халык-ара театрлар фестивалендә “II пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” дигән премияләргә лаек булдым. Кинода төшү теләге белән дә янып яшим. Авыл кызы булгач, атта да чабам, машинада да үзем йөрим, хәтта трактор йөреткән чаклар да булды. “… Дон”дагы актрисалар кебек, ни кушсалар, барысын да үзем башкарыр идем. Кинога яшь, матур чакта төшеп каласы килә.

- Бүгенге көндә актерлар театрда эшләү белән генә … Моңа сезнең карашыгыз ничек?
- Артист булгач, үзеңне төрле яктан да сынап карарга тиешсеңдер. Читтә эшләүгә, икенчедән, актерны акчага мохтаҗлык этәрә. Мохтаҗлык артистны туй яки бәйрәм, юбилей тантаналары алып барырга, рекламаларда төшергә мәҗбүр итә.

- Артистның җәмгыятьтәге роле, сезнеңчә, нәрсәдән гыйбәрат?
- Ул тамашачыга матурлык, тәрбия, нур бирә. Артистка элек-электән табынганнар. Кеше күңелен дәвалаучы, начар, бозык уйлардан арындыручы ул.

- Бүгенге көндә театрның мөмкинлекләре нинди, яшь актерларга теләкләрегез бармы?
- Бүген театрда барлык шартлар да тудырылган. Эшләргә урыныбыз, дүрт залыбыз, сәләтле режиссерларыбыз бар. Яшьләргә шуны әйтәсем килә - булганның кадерен белергә кирәк. Әрсезлекнең дә чамасы була, инсафлы, әдәпле булып, профессияга тугрылык сакларга кирәк. Әгәр театрда артистка тулысынча үсергә мөмкинлек бирелмәсә, режиссерның игътибары әз икән, ул үзен читтән эзли башлый. Бу күренеш уңай сөземтә китерсә, сүз дә юк, әлбәттә. Ләкин кире якка әйләнеп китүе дә бар. Театрның эшенә дә нык кына аяк салына. Репертуарны үзгәртергә мәҗбүр булалар кайсы чак. Безнең дәвер кешеләренә ят күренеш бу. Исемдә, әтиемне җирләп килгәч, комедиядә уйнадым. Үзем сәхнәдә роль башкарам, ә күңелем елый. Ни эшлисең, үзең сайлаган язмыш. Коллектив бердәм, дус, бер гаилә булып яшәсен иде. Безнең һәр беребез – кабатланмас талант иясе, һәр беребез – хәзинә. Аны ачкан саен, яңадан-яңа сыйфатлар табыла. Шуңа да бер-беребезне саклыйк!

- Хәтерегездә калган кызык хәл яки берәр вакыйга белән журнал укучыларын таныштырып үтмәссезме?
- Иремнең дусы белән булган вакыйганы сөйләп үтәсем килә. Ибраһимов бульварында ятакта яшәгәндә, иремнең бер дусы жырчы, композитор Рөстәм Гыйззәтуллиннарга ялгышып килеп кергән. Иремнең исем-фамилиясе дә Рөстәм Гыйззәтуллин. Килеп кергән дә: “Рөстәм өйдәме?” – ди икән. “Өйдә юк”, - ди икән хатыны Әлфинур. Исемнәребез дә охшаш. Утырам, ди, көтеп. “Рөстәмнең бит малае туган иде, монда кыз йөгереп йөре” – дип аптырый. “Рөстәм кайда соң?” – дип сорый икән. “Хәзер кайта, гастрольдә йөри, пейджерга хәбәре килде, кайтырга чыкканнар”, - ди икән Әлфинур. “Нинди гастрольдә?” – дип аптырый икән иптәшемнең дусы. “Тик утырганчы, карый тор”, - дип Әлфинур фотоальбом биргән моңа. Альбомны карап беткән теге. “Тукта әле, кайда соң монда Рөстәм?” – дип аптырап, ялгыш кергән икәнлеген аңлаган. “Гафу итегез, мин бит икенче Рөстәмгә кергәнмен”, - дип безнең кунак Рөстәмнәрдән ашап-эчеп чыгып киткән.

- Ирегез, гаиләгез турында журнал укучыларын таныштырып китсәгез иде?
- Тормыш иптәшем Рөстәм белән без театр көнендә таныштык. 14 ел бер-беребезне аңлап, тату яшибез. Иптәшем Җир һәм мөлкәт министрлыгында эшли.

- Миңнинур – уңган хуҗабикә, аның өстәлендә нәрсәләр генә юк. Кайчан өлгерәдер? Идән астындагы базы җимеш-җиләк кайнатмалары, тозланган яшелчә белән тулган. Теплицасында апрель урталарында ук кыяры, болгар борычы өлгерә, диләр сезнең хакта дус-ишләрегез.
- Авыл баласы буларак, җир эшен яратам. Бер минут та тик тормаска, вакытны бушка үткәрмәскә тырышам. Уйлап карасаң, гомер шундый кыска, күбрәк яхшы эшләр эшлисе килә.
- Яраткан мизгелегез?
- Яз мизгеле. Агач бөреләре ачыла, үләннәр чыга. Бар дөнья матурлана, чәчкәгә күмелә. Балаларым, иптәшем яз көне тугангадыр, бәлки.
- Исемегез дә үзенчәлекле, әти-әниегез яратып кушкан.
- Исемем Миңнинур, эшләгән урыным да “Нур”. Язмыштыр, күрәсең. Туганда уң як битемдә зур гына миңем дә булган. Элегерәк исемемнән ояла да идем, ә хәзер горурланам гына. Теләсә кемгә андый исем кушмыйлар! Улларыма исем сайлаганда да бик җитди карадык. Зур улыбыз Динислам, кечесе Данияр. Пәйгамбәрләрнең кияүләре бит инде. Исем кешенең язмышын билгели диләр. Балалар тормышта үз урыннарын табып бәхетле яшәсен өчен әти-әни җаваплы.
Ә инде үземнең уңышларым өчен әти-әниемә рәхмәтлемен.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә, Миңнинур! Канатлы, нурлы иҗат һәр чак юлдаш булсын!

Илдар Шәрипов, “Тамаша” , 2011 ел

**************************************************************************

МИН – НУР!

Мин үземә бер олы дөнья ачтым. Ул – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының йөзек кашы булырлык талантлы сәхнә остасы, Башкортстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллина дөньясы.
Актрисаның 1991нче елда башланган тәүге чор сәхнә иҗаты белән әлеге дәвер иҗатын чагыштырып карап, гомум үзенчәлекләре хакында ачык бер фикер туплап буламы? Әйтик, шушы ике дистә ел арасында актриса осталык ягыннан, фикер ягыннан кайсы якка таба үсешкән? Шушыларны ачыклар өчен, яраткан актрисабызның тормышы һәм сәхнә иҗатына караш ташлыйк. Сүз аның үзенә.

Әни, әти, туган нигез!..

Мин әйләнә-тирәдә ихласлыгы һәм искиткеч күркәм холыклы кешеләре белән дан алган Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында туганмын. Авыл Советында әни белән әтигә: “Битендә миңе дә бар, нурлы бала күренә, Миңнинур дип кушыгыз”, - дип әйткәннәр. Гомумән, мин әле күптән түгел генә, авылыбыз тарихында үземнең бердәнбер Миңнинур исемле кыз булуымны ачыкладым.
Әни белән әти икесе дә фермада мал карадылар. Хезмәтләренә күрә хөрмәтләре дә булды. Икесе дә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән исемгә лаек булдылар. Без авылда аягында нык басып торучы гаиләләрнең берсе саналдык. Атап әйткәндә, өйдә - алты бала, абзарда - өч сыер, ике ат, зур бакчабыз бар иде, ул елларда келәт-буралар гел иген белән тулып торды. Авыл өчен иң зур байлык шул бит ул! Әле дә уйлап йөрим, бездә генә төсле телевизор белән магнитофон булган, дип. Шуңа да, ахирәтләр белән гел бездә җыелырга килешәбез. Алты балалы өйдә болай да ыгы-зыгы күп булуга карамастан, әти белән әни бер сәбәпсезгә иркебезне кысмадылар. Күбесенчә, белмәмешкә, күрмәмешкә һәм ишетмәмешкә салыша торган иделәр. Төрле уеннар уйныйбыз, концертлар куябыз, ә заманча җырларга һәм биергә телевизор шәп өйрәтә. Мин кумирым Алла Пугачевага охшатып җырлыйм. Өстә - әнинең киңчәләп тегелгән күлмәкләре, мендәр япмаларын да ябынып, көзге каршында төрлечә кыланып, әйләнә тулгана торган идем. Бәй, бу шөгыль ошап китеп, бер көнне һич кызганмыйча тәрәзә пәрдәләренең башта берсен буем җиткән кадәр кисеп алдым – кыска булып чыкты. Шуннан икенчесенә үрелдем – ярамады… аннан, ошап китеп, рәттән бөтен тәрәзәләрнекен дә кисеп чыктым.
Апалар укудан кайтты. Берзаман ишектән әни килеп керде, аның артыннан - әти. Мин куркудан өйне яңгыратып еларга тотындым. Ничек тә әнине берәр төрле җайларга исәп. Кая ул! Әнинең ачуы бермә-бер көчәйде генә.
“Кара аны, сабантуйга күлмәк алыгыз, дип, авызыңны да ачасы булма!” – дип, колак итен ашады. Кая ул! Ача буламы? Әни сүзе – закон! …Сабырланганын көтеп-көтеп, ай буе түзеп йөрдем дә, беркөнне, батыраеп, берүзем кибеткә киттем. Ишеген ачып керүгә, сатучыбыз Бикә апа: “Һо, безнең артисткабыз килгән!” – дип, миңа кызыл бөрчекле матур күлмәк, лакланган сандалилар кидереп, туйганчы җырлатты-биетте дә, кулыма: “Нәҗип, кызың фәлән сумга төште!” – дигән язу тоттырып кайтарып җибәрде. Мин өйгә курчак кебек киенеп кайтып кергәч, әти белән әнинең теге киемнәрне алмыйча чарасы калмады инде.
Янә бер хәтирә һич истән чыкмый. Миңа еш кына үзешчәннәр конкурсларында катнашырга туры килде. Хәер, әти белән әни үзләре дә сәхнәдән төшмәгән кеше буларак, бездә дә яшьтән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә теләгәндер. Кыскасы, дәрестән соң, букчаны асып, мәктәптән турыга клубка йөгерәсең. Анда репетиция, тагын ике көннән смотр концерты буласы икән. Менә шул конкурсның финалында җиңеп, районга үткәч, әни миңа утыз биш сумга заманча буркилар сатып алып бирде. Һәм, ни диярсез? Икенче көнне автобуска җыенып килсәм: “Синең урынга башка кыз бара”, - дип, кире бордылар. Гарьлегемнән елый-елый өйгә кайттым. Әни тирги: “Шул кызга карап, кире кайталармыни, җебегән!” – дип. Шунда үзем дә, йөрәгем әрнеп: “Ярар, ишетерсез әле минем хакта!” – дип уйлап куйдым.
Кем белә, дөньяны, кешеләрне танып белүнең башы шунда булгандыр, бәлки. Әйе, үсмер чакта самими дә, тәэсирләнүчән һәм эзләнүчән дә буласың. Барысына да өлгерәсе килә. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда атка атланып көтү көтәбез. Апа кыстый: “Үскәч, ат чабыштыручы, йә урманчы бул!” – ди. Мин: “Шофер булам!” – дип көләм. Чынлап та, сигезенче класста техника чире кагылгач, район үзәгендәге автомәктәптә мотоцикл йөртергә хокук алып, кичләрен үлә-бетә дигәндәй, урам кыздырып йөрүгә күнеккәч: “Бүтән эш кулдан килмәс микәнни?” – дип куркып калдым. Әни белән әти дә аптырашта. “Әни, әти укырга кая барып карыйм микән?” – дип, шактый гына баш кашып утырдым: “Артистлыкка барып карыйммы әллә соң?” – дигәч, әти күтәрелеп бәрелде: “Синең уеңда шул гына. Хәзер сыерны суеп, сине укырга кертәбезме? Җырлап-биеп йөреп кенә тамак туймый, шул хакта уйла!”
Кабат, кабат икеләнүләр башланды. Мин нишләргә дә белмим. Эшләсәң, эш житәрлек, әмма аның да, кем әйтмешли, мәхәббәт кебек, җаның теләгәне берәү генә була шул… Мин үз-үземә: “И теләдең, и кайчаннан бирле талпындың артист булырга, менә бара алмыйсың, алга табан нишлисең инде?” – дигән сорау бирдем. Тагын бер тапкыр сәхнәләрдә күбәләктәй очынып талпынып биегәннәремне, өздереп җырлаганнарымны күз алдымнан үткәрдем.
Бер караганда, җитди генә кебек тоелсам да, балачак хыялларының буй җитмәстәй биектә булуын чамаларлык яшьтә түгел идем шул әле. “Нишләп гел шулай: якты хисләр, хыяллар белән талпынып, җир өстеннән очып кына йөргәндә ачы хакыйкать, чабудан тартып, яр астына бәреп төшерә соң? Нишләп, ә?!” – дип, шул язда Кармасан буена төшеп, эчемә җыелган сагышларымны бозларга салып агыздым. Шуннан әйттем: “Илдә ничек тә яшәрбез! Бәхетемне күп төеннәргә төйнәп, җиде юл чатларына атмаганнардыр!”

Илдә ничек тә яшәрбез!..

Ул яз имтихан мәшәкатьләре белән сизелми дә узды. Аннан китте киләчәкне билгеләү: билгеле, мин озак сайланып тора алмадым. Әни-әти, тормыштан төрле мисаллар китерә-китерә, мине СПТУга барырга үгетләделәр. Үсмер чак бит, тиз ризалаштым.
Мин һаман да шул элекке гадәтне куып, тегү машинасына кушылап, үземчә көйләр чыгарам, җырлыйм да җырлыйм. Күз алдыма төрле бию элементлары да килә. Укудан һәм эштән бушаган араларда сәнгать түгәрәгенә йөрим, район үзәгенә килгән бер концертны да калдырмый карап бара торган идем. Кыскасы, һаман да сәнгатькә, иҗатка якынаерга омтылып яшәлде. Һәм, үзем теләгән юлдан китәчәгемә торган саен ныграк ышана бардым.

Ходайга тапшырдык!

Ниһаять, 1991нче елны “Нур” театры өчен Уфа сәнгать институтында ачылган яңа төркемгә Дүртөйле шәһәрендә абитуриентлар җыячакларын ишеттем дә: “Ярар, Ходайга тапшырып, барып килим!” – дип, шунда киттем. Жюри каршында үземне бөтен яктан да яхшы итеп күрсәтер өчен әзерләнеп килсәм дә, башкалардан аермалы буларак, сәхнәгә чәчрәп чыкмыйча, читтән генә күзәтүемне белдем. Сәхнә кырында басып торганда, ишектән мөлаем генә бер апа күренде. Янымнан үткәндә ул миңа сынаулы карашын ташлады да: “Чыкмыйсыңмыни инде? Әйдә, сәхнәгә күтәрел, безгә кыю кызлар бик кирәк ул!” – диде. Соңыннан, сынауларны үтеп, жюри әгъзаларының хәер-фатыйхаларын алганда, мин бу ханымның “Нур” студиясе актрисасы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фина Әниф кызы Латыйпова булуын ишетеп белдем.
Ә җитди, күзәтүчән кыяфәтле ир кеше бүген республикабызда танылган режиссерларның берсе - Байрас Надыйм улы Ибраһимов булып чыкты. Бераздан кабат шул шәхесләр каршында сынау тотарга туры килде. Сәнгать институтында имтихан вакыты җиткәч, мин берүзем Уфага юлландым.

Теләк телә, әни, балаңа!

- Теләк телә, әни, балаңа. Озакламый артист булып кайтырмын! – дип, ишек алдыннан урамга чыгып барганда, әнкәй миңа: “Гөл сибәм юлларыңа!” – диде, ә әти күтәрелеп карамыйча гына: “Ярар, балам, хәерле булсын!” – дип , елмаеп жибәрде. Чынлап та, теләк көчле иде. Мин җырлап-биеп шомарып беткән. Шулай да, сынауларның җиңел булмасын да алдан белә, сизенә идем. Габдулла Тукайның “И туган тел”ен яттан сөйләткәннән соң, жюри рәисе, булачак остазыбыз Фәрдүнә Касыйм кызы Касыймова, чал чәчле башын чайкап: “Әйбәт, балам. Тик сөйләмеңдәге мишәр диалектыннан котылырга кирәк!” – диде, аны башкалар да куәтләде. Этюдлар вакытында кош булып сайратып та, хайван өннәре чыгарып карадылар – юк, бирешмәдем. Шунда Байрас Надыйм улы, башын иеп тыңлап утырган җиреннән күтәрелеп: “Ә кая болытлар?” – дигән соравы белән хәйран итмәсенме?
Мин дә хәйләкәрмен, каушап калмадым. Кулымны болгап: “Болыт, сине куып җибәрергә туры килер инде. Кояш кирәк, әй кояш, син кайда?” – дип кычкыра-кычкыра, биеккә укталып алдым да, тындым.
Ахырда, комиссия әгъзаларының кәефләре күтәрелеп: “Миңнинур – үзе кояш, үзе нур!” – дип такмаклап, көлешеп торып калдылар. Бары шуннан соң гына тынычлана төштем.

Яшьлегем – яшен чагым!

Ниһаять, мин студент! Студентның да ниндие әле: без – яңа ачылган “Нур” студиясе өчен җыелган тәүге эксперименталь төркем. Бу безнең өчен дулкынландыргыч вакыйга булды, әмма җаваплылык та көчле иде. Кем әйтмешли: “Без аз булдык, әмма барыбыз да тельняшкадан идек”. Чынлап та, элекке вакыт узган. 1980нчы елларда нәрсәгәдер ирешү өчен икеләтә тизлек, икеләтә тырышлык кирәк. Сәләтеңне ачу өчен мөмкинлекләр җитәрлек, уку йортлары, эксперименталь иҗат лабораторияләре ачылды, алар төрлеләнде, рәхим итеп, укы гына!
Ул чорда унбиш татар баласының бергә җыелып, бер максаттан, бер теләктән булып, язмышларын театр сәнгате белән бәйләве, һәркайсының милли сәхнәбез күгендә якты йолдызларга әверелүе күп нәрсә хакында сөйли, минемчә.

Яңа дөнья, тоташ имтиханнар…

Остазларыбыз: “Артист заман сулышын нечкә тоемлый белергә тиеш. Моңа бары тик талант һәм осталык белән генә ирешеп була!” – дип, бер дә юкка гына тукымаганнар икән. аеруча, I-II курсларда бик күп ишеттек андый сүзләрне: “тамашачыда мәхәббәт тәрбияләргә”, “тормышны төрле яклап аңларга, кабул итәргә өйрәтергә” һ.б. Бу дәресләр яшь акыл белән җиңел-җилпе генә кабул ителсә дә, шәхсән мин үзем, өлгереш чорында тәү тапкыр халык алдына чыгып имтихан тоту һич тә җиңел булды, дип әйтә алмыйм. Әле хәзер дә һәрбер образ минем өчен – яңа дөнья, тоташ имтихан!
Мин ничек театр дөньясында кайнап яши башладыммы? Шул вакытка да кайтып әйләник әле.
Эшкә урнашу сәбәпле, өч ел тыгыз график буенча укыдым. Әлбәттә, эш белән укуны бергә алып бару кыенгарак туры килде. Лекциядән һәрвакыт кичке сәгать сигездә-тугызларда гына кайтып керә идем. “Нур” студиясе ул вакытта бер бинадан икенчесенә күчеп булса да, матур-матур спектакльләрен куярга тырышты. Безнең репертуарны халык һәрвакыт алкышлар белән кабул итте, даими рәвештә заявкалар килеп торды. Аеруча Гаяз Исхакыйның “Көз”е, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ы һәм Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” спектакльләре тамашачыны күп җыя иде. Шулай ук Казан, Самара, Салават кебек шәһәрләрдә чыгыш ясарга туры килде. Мин үзем 1996нчы елда Казанда үткәрелгән Кәрим Тинчурин исемендәге театр фестивалендә икенче пландагы хатын-кыз ролен яхшы башкарганым өчен дипломант исеменә лаек булдым. Гаяз Исхакыйның “Көз”ендәге Гөлсем роленең халык күңеленә кереп урнашуыннан миңа рухый канәгатьлек килеп торды. Сине яраталар, күңелеңне һәм әйтергә теләгән фикереңне аңлыйлар икән - ул зур бәхет. Аның артыннан олавы белән уңышлар килде: “Актер җыры”нда дипломант булдым, 1997нче елны “Нәүрүз гүзәле”ндә катнашып, халык мәхәббәтен казандым. Аннан, К.Гольдониның “Шайтан котыртты” спектаклендәге Марианна роле өчен махсус бүләккә ия булдым. Ә инде 2003нче елның 24нче ноябрендә Башкортстанның атказанган артисты исемен бирделәр.
Төрле чаклар була: җанны кая куярга белмичә югалып, икеләнеп калганым да бар. Һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торулары, җылы сүзләреннән, киңәшләреннән мәхрүм итмәүләре өчен хезмәттәшләремә чиксез рәхмәтлемен. Марат Исхаков, Резида Фәхруллина, Рәсимә Гайфуллина, Сәвия Сираева, Рушат Мөдәрисов, Мәхмүт Фатыйхов кебек танылган артистлар белән без инде бик күп еллар буе тырышып эшлибез. Чөнки холыкларыбыз төрле булса да, максатларыбыз бер – халыкка хезмәт итү! Гомумән, остазларым, яңа театр үзе дә, анда эшләүче кешеләр дә күңелемә бик якын.

Барысы да кадерле.

Миннән өйдә яки халык арасына чыксам, “Кайсы рольләреңне ныграк яратасың?” – дип сорыйлар. Ун бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта, шулай бит. Барысын да яратам! Тамашачылар минем рольләрне ничек көтеп алса, мин дә, шулай ашкынып көтеп алам. Эш дәверендә дүрт дистәдән артык спектакльдә уйнадым. Шуларның барысы да тамашачыларның ихлас алкышлары белән бүләкләнсә, миңа шул җиткән. Уйнаган ролең кечкенә булса да, тамашачыны арбап, җанын кузгатып, гамьсез халәттән чыгарса, төн йокыларын качырса, шөкер, ике арада күпер салынган дигән сүз. Кемгә ничектер, минем үземә тирән тойгылы, көчле характерлы образлар ошый. Соңгы елларда күбрәк комедияләргә алынам, анда инде читләтеп әйтүләр, киная өстенләек итә.
Персонажларны хәрәкәткә китерү өчен, һәрберсенә ачкыч ярата белергә генә кирәк. Бүгенгә кадәр сәхнәгә куелган комедияләрдән миңа иң ошаганы – Динар Салиховның “Хатын түгел, аждаһа”дагы Мәрьям роле.
Рус драматургы һәм сценаристы Владимир Гуркинның Бөек Ватан сугышына багышланган “Сагышларны басмый сулар да” спектаклендә Александра – тамашачыны тирән уйларга сала торган образ. Бу әсәрне сәхнәгә куючы Самара шәһәреннән килгән режиссер Олег Скивко күп нәрсәләрне турыдан-туры әйтмичә, образларның эчке халәте аша ачарга омтыла. Драматург геройларның үзара мөнәсәбәтен катлам-катлам корган. Шул ягы белән миңа әсәр дә, героиням да бик ошый. Минем Александрам үзе ут, үзе мут, тоткан җиреннән сындыра торганнардан. Әлбәттә, ул ирен ярата, сугыштан соң ничә ел өметен өзми көтә. Хәтта Римас белән язмышын бәйләргә карар кылгач та, сүнми ул өмет. Автор сугыш афәте пыран-заран китергән ирләрнең һәм хатын-кызларның язмыш фаҗигасен нечкә тоемлап, чынбарлыктан алып язганы өчен, мин бу ролемне ихлас кабул итәм һәм яратып башкарам. Әйткәндәй, Александраның тормыш иптәше – Иван Краснощеков ролендә, минем бертуган апам Фәнүрәнең улы, “Нур” театрының талантлы егете Альберт Шәрәфетдинов уйный!
Казан режиссерлары белән күп эшләнде. Фаил Ибраһимовның “Кар өстендә күбәләк”, Ринат Аюповның “Сәхнә артында кәмит”, “Яратам һәм көнләшәм”, Миләүшә Закированың “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” спектакльләрендә уйнарга туры килде.
Менә шундый инде артист тормышы. Кайберәүләр безне елмаеп-көлеп, чәчәк бәйләмнәренә һәм алкышларга күмелеп кенә яшиләр, дип уйлый, тик бу – төптән хата фикер. Кая?! Бер утка төшеп, бер суга сикерердәй булып йөргән чаклар бар. Эш графигы көндезге 11дән кичке 10га кадәр. Аның арасында төрле банкет-кичәләрдә катнашырга да өлгерергә кирәк. Чын дөресен әйткәндә, без хәтта үзебезнең һөнәри бәйрәмебездә дә тынычлап ял итә алмыйбыз.
Минем, бик күптәннән Иске Гомәргә концерт белән кайтып килергә теләк бар, ләкин билет белән тамашачы җыярга кыенсынам. Әгәр якташларым сабантуйга чыгыш ясарга чакырсалар, шатланып ризалашыр идем, дим.
Бәгъзеләрнең: “Артистлар да кризистан интегә бит. Театрдан китәсең килгән чакларың булмыймы?” – дигән соравына мин: “Юк, бу дөньяга киредән туу мөмкинлегем булса, мин барыбер сәхнәне сайлар идем”, - дигән җавапны житкерәм. Эшемне яратам, тагын хатын-кыз, тормыш иптәше, ана буларак, йортны тавыш-гаугадан саклап, үземә йөкләнгән бурычларны да намус белән башкарырга тырышам. Гаиләбәзгә акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә минем әнием, тормыш иптәшем Рөстәмнең әни-әтиләре исәннәр, Аллага шөкер! Инде үзебез дә әни, әти булдык, Динислам һәм Данияр исемле уллар үстерәбез. Инде Ходай барыбызга да саулык, сабырлык, бәхет бирсен дип телим!

Сәхнәдәге кызыклы хәлләр.

ӘНИЛӘР ҺӘМ БӘБИЛӘР.
Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен сәхнәгә кую озакка сузыла. Миңнинурга инде җиде ел бәби алып кайтырга җыенган Валентина роле эләгә. Барысы да көлә: “Спектакльне бу кадәр әзерләп, рольгә кергәч, үзебез дә бала табарга китмәсәк ярый инде”, - диләр. Мартта эшләнә башлаган спектакль көзен сәхнәдә куела. Премьераны Миңнинур декрет ялында каршы ала, спектакльләр куелганда ул инде бала табу йортында була. Сәхнәгә дип әзерләнгәнне тормышта уйнарга туры килә актрисага: җиде яшьлек Динисламга энекәш алып к

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов: