Родилась 8 января 19** года в деревне Гарабашево Татышлинского района РБ. Окончила актерское отделение театрального факультета УГИИ в 1996 г. В театре ''НУР'' работает с 2003 года. До этого работала в Салаватском государственном драматическом театре. Сегодня одна из ведущих артистов театра.



Роли:

1.Амина – ''Гюльбазир'' Ф.Булякова

2.Сара – «Не уходи в ночь» А.Винокурова

3.Галимабану – «Галиябану» М.Файзи

4.Воспитанница пансионата - «Птичка певчая» Р.Н.Гюнтекин

5.Маша – «Три сестры. Годы спустя...» А.П.Чехова, инсцен.Л.М.Зайкаускас

6.Гульшаян – ''Страсти-мордасти'' М.Амира

7.Мать – ''Тайны горшечника'' А.Кашфуллина

8.Фания-Фена – «Души серебряные струны» Д.Салихова

9.Минзиля – ''Бесстыжая сестра'' А.Идельбаева

11.Ямал – ''Зятек'' Х.Ибрагимова

12.Нурия – ''Однажды на даче...'' Э Ягудина

13.Юлбика – ''Не жена, а дьявол'' Д.Салихова

14.Нагима – ''Банкрот '' Г. Камала

15.Хадича - ''Банкрот '' Г. Камала

16.Мадемуазель Куку – ''Безымянная звезда'' М. Себастиана

17.Секретарь – ''На совином повороте'' Ф.Бигашева

18.Расима – ''Близнецы'' А. Атнабаева

19.Насима - – ''Близнецы'' А. Атнабаева

20.Фрейлина – мажорьетка – '' Нурзада и Нурсылу '' И. Альмухаметова

21.Бадар – По соседству мы живем'' Амануллы

22.Замзамбикэ – ''Родник'' Н.Асанбаева

23.Фарзана – ''Продай мне мужа'' Н.Гаетбаева

24.Галчиха – «Без вины виноватые» А. Островского

25.Жаннет – «Вечернее застолье» М. Карима

26.Анна - "Чистая вода печали" В.Гуркина

27.Нурсина - "Ненаглядная моя" Т.Миннуллина

28.Медсестра - "Озеро моей души" Р.Нурлыгаянова

29."Обретая свет в пути..." театрализованное представление

30.Анжела - "История одного недораузмения" В. Жеребцова

31.Зулейха - "Белое платье моей матери" Ш. Хусаинова

32."Песни юности прошедшей" ретро-представление

33.Диляра - "Дамы, балкон и он" Н. Гаитбаева


Башкортстанның атказанган артисткасы Финә ВӘЛИЕВА:

“ТОРМЫШНЫ ЯРАТЫП КАБУЛ ИТӘМ..."

Бу тормышта Һәркем үз бәхетен үзенчә кора. Тик нинди генә юллар сайласаң да, бәхетнең нигезе хезмәттә. Әгәр адәм баласы ярты гомерен хезмәт урынында үткәрүен искә алсак, аның ярты бәхете эшенә, сайлаган профессиясенә бәйле. Шуңа да үз урынын, үз юлын табучылар үзләрен чын мәгънәсендә бәхетле дип саный. Андыйлар дан артыннан да, мал артыннан да кумый. Яраткан коллетивындагы һәрбер эш көненнән, ижатыннан ләззәт, көч һәм илһам табып яши. Андый кешеләрдән эчтән бер яктылык, нур сирпелүен сизәсең. Алар белән аралашу күңелеңне якты бер рухият белән сугара. Бүген шундый бәхеткә ия булган матур шәхес турында сөйлисем килә.Башкортстанның атказанган артисткасы Финә Вәлиева – Уфа “Нур” татар дәүләт театры труппасының гөлләмәсендә үзенә генә хас кабатланмас төс белән балкучы талантлы актриса. Репертуарга күз салсаң, ул катнашмаган бер генә спектакль дә юк дип әйтерлек. Нинди генә рольне дә ул үзенә генә хас жанлы кичерешләр һәм чагу сүрәтләү, бизәкләү белән баета.

- Актер, театр һәм бүгенге тормыш – шул турыда фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

- Актерның төп коралы – аның күңеле һәм бернинди заман сулышы, сәхнә технологияләре дә аны алыштыра алмый. Күңелгә, күңелдә туган хисләргә мода беркайчан да кагылмый. Без ата-бабаларыбыз кебек үк шатланабыз, борчылабыз, күз яше түгәбез. Барсы да элеккечә. Бәлки кайвакыт ниндидер битлекләр астына яшеренергә тырышабыздыр, тик адәм баласы ялгызы калганда барыбер үз асылына кайта. Спектакльләрдә яңа технологик алымнар куллануга, аларның күбрәк шоу формасына корылуына уңай карасам да, бүгенге театрның түрендә барыбер кеше күңеле кала. Безнең тамашачы бик акыллы. Аны өйрәтергә түгел, ә сердәшең итеп кабул итәргә кирәк. Ә инде үзенә кирәген ул чүпләп ала. Тормышны үзгәртәм дип яшәргә ярамый, үзеңә матур булырга кирәк. Үзең үрнәк булмасаң, сәхәнәдән фәлсәфә сату белән генә әллә ни майтарып булмый. Гомумән, акыл сатуга корылган пьесаларны өнәп бетермим. Барысын да сөйләп бетереп булмый. Күп нәрсә күздән-күзгә, күңелдән-күңелгә күчәргә тиеш. Чын актер шундый сәләткә ия булырга тиеш, дип уйлыйм.

- Артист язмышын сайлаганга үкенмисезме?

- Үкенмим. Үз баласын иң-иң яхшысы дип санаган ана кебек, мин дә хезмәтемне барлык һөнәрләрнең дә патшасы, барчасын бергә туплаган иң югары нокта дип саныйм. Бу һөнәр кайда да ярдәм итә: тормышта кешеләр белән аралашырга, аларны аңларга, теге яки бу адымнарын дөрес итеп бәяләргә, кабул итәргә. Кирәк урында дәшми генә елмаеп калырга. Безнең халыкта артистларга аерым мөнәсәбәт яши. Миңа, Аллага шөке:р, аның уңай яклары белән генә очрашырга туры килде.

- Ижат кешесе, артист булу профессия генә микән? Әллә язмышмы?

- Алар, һичшиксез, аерылгысыз. Бер-берсенә үрелеп килә. Мин бәләкәйдән үк әниләрем өчен жырларга ярата идем. Үсә төшкәч, бер концерт та, клубта куелган спектакль дә миннән башка узмады. Әнием мәктәбе дә зур. Ул бездә гел изгелек хисләре тәрбияләде, изге уйлар белән яшәргә өйрәтте. Балам, таяк ике яклы булган кебек, кешеләргә нәрсә бирсәң, шуны алырсың, ди торган иде. Түземле булырга өйрәтте.

- Артистлыкка китүегезне әниегез ничек кабул итте?

- 1984 елда мәктәп тәмамлап авылдан чыгып киткәндә әнием нинди һөнәр сайласымны белми иде әле, әмма: “Нинди генә һөнәр сайласаң да, жәмгыятебезгә кирәкле кеше бул”, - дигән сүзләре истә калган. Артистлыкка укырга керүемне белгәч: “Ярар, үзең беләсеңдер, бәхетлә бул!”- диюе күңелемә канатлар куйды. Бүген минем авылга мәдхия жырлыйсым килә, чөнки ул үз баласында иң матур, иң изге сыйфатларны тәрбияләүче рухи бишек. Балачак хәтирәләре еш килә миңа, шунда: “Эх, бер генә минутка шул вакытка кайтып килсәң иде!”- дип уйлап куям.

- Мәдхияләрегез кай тарафка юллана?

- Мин Тәтешле районының искиткеч матур табигатьле Гәрәбаш авылында үстем. Балачагым Гәрә елгасы буенда балык тотып үтте. Гаиләдә малайлар арасында бер генә кыз булганлыктан, гел абыйларым-энеләрем белән бергә малайлар уены уйнадым, атта чаптым. Авылым, газиз туган ягым һәрвакыт минем йөрәгемдә. Шөкер, бүгенге көндә авылымда әнием исән-сау, туганнарым, абыйларым нигезне суытмый. Ел саен жәйге ялга кайтып, күңелгә дәва алып киләм. Шифасы ел буена житә.

- Театр тормышына алып керүче педагогларыгыз кемнәр булды?

- Безнең курсның сәнгать житәкчесе СССРның халык артисткасы, профессор Гөлли Мөбәрәкова булды. Зур актриса буларак безне тормышны, сәхнәне нечкә итеп тоярга өйрәтте. Актер осталыгы сеҫрләрен Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы Нурия Ирсаева белән инде мәрхүм Рәфил Нәбиуллин укытты. Шундый кешеләрдән актер осталыгы серләренә төшенү минем өчен зур бәхет, мәртәбә булды. Сәхнә теле дәресләрен Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Хөрмәт Үтәшев алып барды. Бүгенге уңышларымда аларның да хезмәте зур, мин аларның жимеше.

- Сез күп еллер Салават башкорт дәүләт драма театрында эшлисез. Һәм көтмәгәндә Уфа “Нур” театрына киләсез.

- Әйе, Илдар (Илдар Вәлиев – тормыш иптәше, “Нур” театры режиссеры, Башкортстанның атказанган артисты) Мәскәүдән режиссерлыкка укып кайткач, Мәдәният министрлыгыннан аңа “Нур” театрына юллама бирделәр. Гаиләбез белән бергә килдек. Кешене ризыгы йөртә, диләр. Яңа коллективка күчеп эш башлау беркемгә дә жиңел түгел. Бәхеткә, без матур коллективка, чиста мөнәсәбәтле жылы мохиткә килеп кердек. Безне бик матур кабул иттеләр. Директорыбыз Урал Рәхмәтулла улы киңәшчебез, ижади башлангычларыбызны үстереп жибәрүче фикердәшебезгә әверелде. Режиссерлар бер-бер артлы төрле рольләргә алдылар, фестивальләрдә катнаштым, зур шәһәрләргә гастрольләргә йөрдем. Театрыбызның баш режиссеры Әбелхаер Касыйм улы ижатымны берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле рольләр белән баетты. Гомумән, мине бер генә калыпка салмаганнары өчен режиссерларга бик рәхмәтлемен.

- Бүгенге театр күбрәк режиссерлар театры. Моңа карашыгыз ничек?

- Театрда иң мөһим кеше – режиссер. Ул зур организмны хәрәкәткә китерүче көч. Мин режиссер артыннан атларга яратам. Әтиле спектакльләрне хөрмәт итәм. Артист бербөтеннең өлеше генә, режиссерның ижат жимешен үз фантазиясе белән баетучы. Артист артыннан барган режиссердан куркам мин. Артист чишмә кебек, режиссер аны зур диңгезгә чыгарырга тиеш. Көчле режиссер кулы туплаган эш берәгәйле, озын гомерле була.

- Чакырылган режиссерлар белән эшләүгә ничек карыйсыз? Әллә артистка гел театрның үз режиссеры белән генә эшләү кулаймы?

- Уңай карыйм. Тик акча артыннан гына йөрүчелргә түгел, ә ныклы әзерлек белән, матур әсәр куяр өчен килгәннәренә. Артистлар төрле режиссерлар белән эшләп карарга тиеш, ул үсәргә ярдәм итә. Һәр режиссер артистның ижади потенциалын төрлечә ача, театрның эшчәнлегенә яңа сулыш өрә. Үткән сезон бу яктан бай һәм эчтәлекле булды. Миңа Самара шәһәреннән чакырылган режиссер олег Скивко белән эшләү бәхете тиде. А.Островскийның “Соңлаган бәхет” спектаклен куйдык. Матур сәхнә әсәре туды.

- Сезгә нинди әсәрләр якынрак?

- Драма жанрын яратам. Актриса буларак, мине бәхетсез язмышлар һәм аларны китереп чыгаручы сәбәпләр ныграк жәлеп итә. Кеше аңы, тормышны танып-белү өчен бик шәп материал бит ул. Сораулар күп, шуларның кайберсенә рольләрем өстендә эшләгәндә жавап табам.

- Сезнеңчә бүген талант бәяләнәме?

- Артист матди тормыш турында баш вата башласа, бу аның ижади эшенә кире йогынты ясый. Чөнки талантны үстерү, тәрбияләп тоту да күп вакыт һәм зур көч таләп итә. Шулар булса, ул югалып калмыйча үз урынын табачак.

Әле менә театрлар үз көнен үзе күрергә калачак, дигән сүзләр йөри. Театр хөкүмәт ягыннан яклауга мохтаж, дип саныйм мин. Чөнки театр – халкыбызның байлыгы, рухы, тарихы, теле, киләчәге. Аны күз карасы кебек сакларга кирәк. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикабыз житәкчеләре тарафыннан театрларга карата бик матур һәм дөрес сәясәт алып барыла. Бездә барлыгы 12 театр эшли! Төрле телләрдә! Аларның һәркайсының үз тамашачысы, үз аудиториясе бар. Балаларда да кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләнә. Нәтижәдә безгә әзерлекле тамашачы килә. Ә театрлар эшләгән биналар искиткеч матур!



- Ирегез дә театр кешесе. Икегез бер коллетивта, бер казанда кайныйсыз, авыр түгелме?

- Юк, киресенчә, бу безнең бәхетебез. Ачысын да, төчесен дә бергә уртаклашабыз, авыр чакларда бер-беребезгә терәк булабыз.

- Тормыштагы максатыгыз нинди?

- Сайлаган юлыма, яраткан һөнәремә тугры булып, арыганчы-талганчы эшләргә. Тудырган рольләрем, образларым уң булсын, кешеләргә изгелек-шатлык бүләк итсен, дип яна йөрәгем. Үземне бәхетле дип саныйм. Гаиләм менә дигән, аңлашып яшибез, кызыбыз Радмила бик акыллы. Ана буларак, иң зур максатым, әлбәттә, жәмгыятькә файдалы, әдәпле, итагатьле бала тәрбияләү. Кешеләргә, жәмгыятькә кирәкле булу – зур бәхет ул. Һәркемнең жәмгыятьтә үз урыны булырга тиеш.

Гомумән, максатлар, теләкләр кебек үк, күп бит ул, әледән-әле яңасы туып тора. Ходай рәхмәтеннә ташламасын, калганын кеше хезмәте белән үзе таба.

Гөлнур Усманова

“Мәдәни җомга” 2 октябрь, 2009 ел

**********************

Увидела – и влюбилась!

Нурсина была обычной девчонкой. А теперь прикована к коляске и может только мечтать о танцах... В исполнении Фины Валеевой ее драма захватывает зал посильнее, чем детективная интрига. Влюбленная авантюристка Фания и местный диктатор – мадмуазель Куку, проникновенные образы матерей и множество острохарактерных, комических героинь (итого за 7 лет – 26 ролей) – все это она, заслуженная артистка РБ Фина Валеева.А он - режиссер. “зятек” Х. Ибрагимова, “Родник” Н. Асанбаева, “не жена, а дьявол” Д. Салихова, “Страсти-мордасти” М. Амира, “близнецы”А.Атнабаева, “Однажды на даче...” Э.Ягудина, “Не покидай меня, надежда!” Х.Ибрагимова, И.Валеева – все это дело рук главного режиссера Уфимского татарского театра “Нур” Ильдара Валеева.

Екатерина КЛИМОВИЧ

Старшие братья Ильдара Иршатовича поступили в нефтяной, а он пошел в артисты. По окончании Уфимского государственного института искусств отправился в Салаватский башкирский театр драмы, где работали его родители.

- Вы познакомились на работе, как оно чаще всего и бывает...

Ильдар Валеев: Когда он пришла к нам в театр, сразу привлевла мое внимание. Потом мы вместе ехали на гастроли... Она пленила меня своей скромностью. Для меня это самое главное качество в женщине.

Фина Валеева: В первый раз я увидела его в пьесе Асанбаева “Миляш-Миляуша” – он играл парня, вернувшегося из плена. И влюбилась. Он был таким обаятельным, настолько увлеченным работой! Я пришла в театр не актрисой, но довольно скоро меня потянуло на сцену. Видимо, это во мне было заложено...

Уже на I курсе УГАИ Фина сыграла главную роль в фестивальной постановке Салаватского драматического театра - в «Светловолосой» Р.Кульдавлетова. На III курсе заслужила премию имени К.Станиславского. А ее дипломной работой стала роль Беатрисы в спектакле Г.Кальдерона «Любовью не шутят» в постановке Гюлли Мубаряковой.

- Тандем «режиссер и актриса» встречаются часто... Как работается?

И.В.: Легко. Моя жена участвует в моих спектаклях ровно столько, сколько необходимо. Она – мой помощник, мой единомышленник. Жена режиссера не может позволить себе схалтурить: она должна стать примером для других, неким эталоном. Фина никогда не вмешивается в процесс работы и в распределение ролей, никто не передает мне через нее свои просьбы. Но дома, когда обсуждаем нашу работу, она может тактично выразить свое мнение, выслушать, поддержать. Ведь любая творческая мысль развивается тогда, когда её с кем-то обсуждаешь.

Ф.В.: Если внезапно родится какая-то интересная мысль, он может разбудить меня в четыре утра!- Расскажите о покорении театральной Уфы.

И.В.: Мне повезло, что я попал на курс, набранный Министерством культуры для обучения молодых режиссерских кадров в Москве, - в ГИТИСе. Мы учились вместе с Айратом Абушахмановым, Рустамом Хакимовым, Наркас Искандаровой, Ильнуром Муллабаевым. После Гиттиса – в 2003 году – меня переводом распределили в театр «Нур». Я благодарен судьбе за встречу с Вячеславом Васильевичем Долгачевым - он был куратором нашего курса (сейчас – режиссер московского нового драматического театра – Прим. авт.). Это педагог с большой буквой. Он заложил в нас крепкий фундамент профессии – можно сказать, влюбил в неё и «женил». Он говорил, что профессия – это то, что ты есть. А спектакль – то, что ты хочешь сказать.Что я хочу сказать? Сегодня отдельный человек – простой, обыкновенный (хоть это и не значит «заурядный») – становится все менее значим в жизни социума. Этого нельзя допускать. Поэтому я часто выбираю пьесы, затрагивающие эту тему.Так получается, что мои постановки в основном в жанре комедии. Я очень люблю юмор, люблю пошутить. Чтобы десять человек стали компанией – обязательно нужен один, который рассказал бы анекдот и тем самым всех сблизил. Когда я был актером – а я хотел стать непременно большим артистом, иначе зачем вообще это надо – для меня эталоном артиста был Андрей Миронов. Это потрясающая легкость – легкость восприятия смысла для зрителя. Я испытывал способ его актерского существования в компании...

- Как специалист по юмору скажите – есть ли что-нибудь смешное на нашем ТВ?

И.В.: Мы любим смотреть новости. А потом выключаем телевизор и наслаждаемся домашней тишиной. А все остальные проекты на нашем ТВ придуманы не у нас. Просто перелицованы.

- Как вы вообще отдыхаете?

И.В.: Я не умею отдыхать. Однажды впервые за несколько лет мы поехали отдыхать в Геленджик. Полного безделья я выдержал всего неделю. Фина в этом плане (впрочем, как и во всех остальных сферах жизни) оказалась более терпеливой.

Ф.В.: Лучший отдых для нас – это совместный ужин, который тоже выпадает редко. Ведь театр вечером при полном параде встречает гостей – значит, мы на работе. Семейные прогулки по городу, паркам – мы очень любим ходить в зверинец в Ботаническом саду...

- А готовит кто?

И.В.: Фина все успевает. И с дочерью на кружок сбегать, и вкусное приготовить, и уют создать – и это при её загруженности в репертуаре – честно говоря, я удивляюсь.

Ф.В.: Я выросла среди братьев, поэтому женскому ремеслу научилась рано. Да и деревенская жизнь сама этому способствует. Главное – я умею распределять время и силы. Умею ждать. Не зря говорят: шаг назад способствует двум шагам вперед. Кстати, вообще люблю пословицы, народную мудрость.

- А кому из вас чаще приходится ждать другого?

И.В.: Мы практически всегда вместе. А если даже физически не вместе, то я знаю, что есть она, а она – что есть я.

Сегодня их любимой дочери Радмиле 10 лет.

- Радмила с удовольствием читает классику, - говорит Фина Мансуровна. – Увлекается рисованием, музыкой, ходит на танцы, серьезно изучает английский. Мы хотим, чтобы она попробовала все, развивалась во всех направлениях. Чтобы потом могла сделать правильный выбор.

- Вы играли Машу в спектакле «Три сестры. Годы спустя...». В чем её трагедия?

Ф.В.: Трагедия всех трех сестер – в том, что они были совершенно не приспособлены к жизни. Хорошо жили под крылом влиятельных родителей, а потом... Ольга и Ирина еще чего-то ждут, на что-то надеются, а моя Маша более реальна, трезва в отношениях с жизнью. В финале она понимает, что впереди нет ничего, и никому они не нужны. Мне кажется, что она покончит с собой... В трагедии сестер виноваты только родители. Таких примеров полно и сегодня. Когда в семье есть все, ребенок не задумывается, откуда это берется. А надо, чтобы задумывался. Недавно у нас с дочерью был такой случай. Радмила попросила у меня денег, чтобы купить себе какую-то дорогую девичью штучку. Я объяснила, что могу дать ей эту сумму, но при этом мы будем экономить на другом. И предоставила ей возможность выбора. Ребёнок полдня ходил и размышлял! В итоге она все поняла, и мы перенесли эту покупку на следующий месяц. Дело здесь, конечно не в деньгах, а в чувстве ответственности.

- А как вы входили в роль Нурсины – девушки, прикованной к инвалидной коляске? Она получилась очень убедительной...

Ф.В.: Через умение воспринимать чужую боль.

И.В.: Кстати, у Финны это чувство очень развито.

- На ваш взгляд, какая она – современная женщина?

Ф.В.: По-моему, женщины сейчас – на шаг впереди мужчин.

И.В.: Я не согласен! Это только часть правды. По-прежнему есть настоящие женщины и настоящие мужчины.

- Фина Мансуровна, какую одежду вы любите?

- Удобную. Очень люблю красное и черное.

- В чем, по-вашему, секрет привлекательности?

- В умении быть собой. Жить, не притворяясь.

Журнал "Уфа" №10, 2010 г.

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов: