Родилась 4 мая 19** года в с. Лаклы Салаватского района Республики Башкортостан. Окончила театральный факультет/актерское отделение/ УГИИ. Работает в театре ''НУР'' с первых дней его основания - с 1991 года. Внесла огромный вклад в становление молодого коллектива. Сегодня - одна из ведущих артистов театра.

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов :

1. Мавия - «Некрасивая жизнь» Ф. Сайфи – Казанлы

2. Сарвар - «Башмачки» Т. Гиззата и Ж. Файзи

3. Фахрижамал - «Зулейха» Г. Исхаки

4. Гульчахра - «Аршин мал алан» У. Хаджибекова

5. Тутакай - «Осень» Г. Исхаки

6. Минслу - «Девушки – красавицы» Р. Валиева

7. Салима - «До третьих петухов» Г. Камала и М. Файзи

8. Зульфия - «Роковая тайна» Р. Киньябаева

9. Белый Лоб - «Давным – давно» Амануллы

10. Гульнара - «Сновидения» М. Гилязова.

11. Сарвар – «Колдунья» Н. Гиматдиновой

12. Мать Зубаржат – «Теряющие Время...» М.Гилязова

13. Азифа – «Не жена, а дьявол» Д.Салихова

14. Айше – «Птичка певчая» Р.Н.Гюнтекин

15. Римма Аухадиевна – «Дочки-матери» Т.Миннуллина

16. Гульфина - ''Дочки-матери'' Т.Миннуллин

17. Сафия – ''Зятек'' Х.Ибрагимова

18. Римма – ''Однажды на даче...'' Э.Ягудина

19. Зиля – ''На совином повороте'' Ф.Бигашева

20. Расмэттэй - ''Близнецы''А. Атнабаева

21. Зульфия – 'Роковая тайна'' Р. Киньябаева

22. Марзия – ''Поздравляем, ты стал папой!'' Р. Киньябаева

23. Барабанщик – '' Нурзада и Нурсылу '' И. Альмухамметова

24. Бадар – ''По соседству мы живем...'' Аманулла

25. Нагима – ''Родник'' Н.Асанбаев

26. Хабира – ''Продай мне мужа'' Н.Гаетбаева

27. Жаннет – «Вечернее застолье» М. Карима

28. Тетушка - толстушка - "Железное сердце Тутти" А.Ахметова по роману Ю.Олеши "Три толстяка"

29. Фрекен Бок - "Малыш и Карлсон" А.Линдгрена

30. Баба Яга - "А Дед Мороз-то настоящий?!" М.Гимранова

31. "Обретая свет в пути..." театрализованное представление

32. Разия - "Американец" К. Тинчурина

33. Мать – «Обретая свет в пути»

34. Саима – «Белое платье моей матери» Ш. Хусаинова

35. Палый – «Зятья Гергери» Т. Миннуллина

36. Унганбика – «Похищение девушки» М. Карима

37. Майшакар - "За кулисами, или Дель арте по-татарски" Амануллы


****************

“КЫЗЫЛ ШОМЫРТ”

1988 ел. Студент чак. Жәйге каникуллар чоры. Район үзәге Югары Яркәй урамыннан китеп барам. Игътибарны ике чибәркәйнең көлешә-көлешә сөйләшеп баруы жәлеп итте. Озын чәчлелеәр, берсенеке хәтта билен дә шактый узып киткән. Танышып киттек. Рәсимә белән Земфира Уфа сәнгать институтының театр бүлеген тәмамлап киләләр, төркемнәре әле Илештә диплом эшләре – Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” спектакле белән халык алдында имтихан тота икән. Елмаеп сөйләшсәләр дә, кызларны нидер борчуы сизелеп тора, әйтергә генә кыймыйлар.

Әле Яркәйград белән танышырга чыктыгызмы әле? – дим. Күптән таныштык инде. Әйтсәк әйтик – берәрсе мунча якмаганмы, төтен чыкмый микән дип караштырып йөрибез. Оялудан уздык, әрсезләнеп үтенеп сорасак, берәрсе кертер иде әле…

Менә нидә икән хикмәт! Район үзәгендәге жәмәгать мунчасы ремонтта булганлыктан, көн саен тирләп-пешеп спектакль куйган артистларның, бигрәк тә кызларның, хәлен аңлаучы табылмаган! Туган ягым өчен оят булып китте, билләһи!

- Тәк, кызлар, болай итәбез. Минем Жөнне дигән туган авылым моннан биш кенә чакрым. Мин хәзер үк кайтып мунча ягам, ике сәгатьтән сезне көтәм. Тукталыштан матай белән килеп алырмын. Әле үк кочаклап үпмәсәгез дә була, мунча кергәч карарбыз…

Мин аларны, сөйләшкәнчә, ике сәгатьтән “Минск” матае белән каршы алып, берәм-берәм үзебезгә ташыдым. Кирәк булырдай нәрсәләрнең һәммәсен әзерләп куйган кебек идем инде, юк икән, бу тәтәй кызлар чәчләрен катык белән генә юа икән! Ул көнне үзебездә булмагач, анысын да табып алып кайттым.

Мунчадан соң шунда ук, бакчада, кар базы өстендә, рәхәтләнеп көлешә-көлешә сөйләшеп утырдык. Кунакларымның да йөзләре алсуланып, тагын да чибәрләнеп, күзләре дә, телләре дә ачылып китте. Катыктан битлек ясап (ышту син, бүген-иртәгә актрисалар!), шул ап-ак битләрен кояш хозурына күтәрә биребрәк утыралар. Көлмәскә тырышалар, ә мин аның саен көлдерергә тырышам. Шулчак берсенең, озын чәчле Рәсимәсенең, күзләре кинәт житдиләнеп, бер жимеш агачына текәлде.

- Нинди агач бу, нинди жимеш? Балан дисәм, балан түгел, миләш дисәм, миләш түгел, бу ни бу?

- Кызыл шомырт бит, күрмисеңмени?

- Кызыл шомырт? Кызыл шомырт та була ди мени? Кит әле, тагын шаяртасыңдыр!

- Йонны дигән авыл булмый дигән идең – бармы? Ә нигә әле анда кызыл шомырт та булмаска тиеш.

Кыскасы, кунак кызларын аптыратырлык башка жиләк-жимешләр ул чактагы бакчабызда күп булса да, Рәсимә исемле сылу кызның кызыл шомырт күрүдән зур ачылган матур күзләре, алардагы тирәнлек, эчкерсезлек, гажәпләнү, таң калу, соклану, самимилек, беркатлылык һәм тагын да әллә нинди хисләрдән очкынланган карашы мәңгелеккә хәтеремдә калды…

Бүген, әлеге хәлләрдән соң ничәмә-ничә еллар үткәч, мин шул чактагы самими Рәсимә белән сөйләшеп утырам. Ул инде, әлбәттә, ул чактагы гади авыл кызы түгел, ул инде дөнья күргән, тормыш тәжрибәсе туплаган олпат ханым, ул инде соңгы ике дистә елда Башкортстанның гына түгел, күрше Татарстанның да тамашачысын әсир иткән киң билгеле актриса, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче артисты, примадонна, тамашачыларны берсеннән-берсе чагу, тирән, сокландыргыч рольләре белән шатландырып ижат итүче Рәсимә Гайфуллина. Әмма теге чактагы самимилеге, гадилеге, эчкерсезлеге шул ук. Гажәп, әмма бу шулай. Ә бит ул – инде дөньяның ачысын- төчесен татыган, дусларның һәм якыннарның хыянәтен дә кичергән, артистлар үзләре генә белгән сәхнә арты интригалары да башыннан кичкән, гади тамашачы тышкы ягын, ялтыравыклы мишурасын гына күргән артист тормышының күпләр күтәрә алмастай авырлыкларын да нәфис иңнәренә күтәрергә күнеккән шәхес. Һәм аның шушы гүзәл сыйфатларының серен аңлар өчен Рәсимәнең туган ягыннан, рухы ныклы халык яшәгән авылдан, ул тәрбия алган гаиләдән бер урап кайту кирәктер…

…Салават районында татар авыллары берничә. Шуларның Нәсибаш һәм Лаклы дигәннәре илгә, дөньяга, милләткә биргән күренекле шәхесләре белән аеруча дан тота. Рәсимә дә Нәсибашта туган, аңа жиде яшь булганда Лаклыга күченгәннәр. Монысын туган туфрак тәэсире, шунда яшәүче татар халкы мохите уңаеннан искә алсак, гаилә тәрбиясе аеруча көчле бкла. Ни өчен дигәндә, Рәсимәнең әти-әнисе – икесе дә укытучылар. Укытучыларның да ниндие әле! Тумыштан артистлар!

Элек башкалабыз Уфаның югары уку йортларында белем алучы студентларны, аларның жыр-моңга, биюгә әвәсләрен жәйгелеккә филармониягә жыеп, концерт бригадалары төзеп, республика авыл-шәһәрләре буйлап йөрткәннәр. Рәсимәнең әнисе Филүзә ханымны да ул чакта шушы эшкә өч ел рәттән жәлеп иткәннәр, ул искиткеч матур тавышлы жырчы булган. Менә шундый әзер артистны мәктәптә, авыл сәхнәсендә файдаланмый калалармы соң?! Алар, шулай ук сәләтле укытучы ире Риф абый белән, ул елларда сәхнәләрдән төшмәгән “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Башмагым” спектакльләрендә һәрвакыт төп рольләрне башкарган. “Эчке дөньчлары белән дә, тышкы кыяфәтләре белән дә матур, чибәр әти-әнием – искиткеч талантлы шәхесләр. Алар укытучы һөнәрен сайламаса, чын-чыннан халык артисты булырдай соклангыч кешеләр”, - ди бу уңайдан Рәсимә.

Рәсимә үги әтисе Мөхәммәт абзыйны дә бары тик яхшы яктан искә ала, ул да искиткеч талантлы кеше иде, ди.

- Безне, сеңелләрем Эльза һәм Гүзәл белән өчебезне, какмый-сукмый гына түгел, бер авыр сүз дә әйтми үстерделәр. Бу яклап мин бюик бәхетле балалык еллары үткәрдем. Гаиләбездә тупас, дорфа сүз әйтү дигән нәрсә булмады, андый сүзләрнең барлыгы хакында да белми үстек. Шуңа да өлкәннәрнең кырыс, кайчак хәтта рәхимсез һәм мәрхәмәтсез дөньясына тартылдым, - ди Рәсимә, сүзне мин сорыйсы килгән һөнәр сайлау темасына якынайтып.

Сәнгатькә тартылу, дигәннән. Рәсимәнең сеңлесе Эльза да жыр буенча музыкаль училище тәмамлаган. Гүзәл дә биюче булырга хыялланган, әмма гаиләдә бу хакта сүз чыккач, әтиләре күтәрелеп бәрелмәгән, тавыш куптармаган, әмма бик тә мәгънәле итеп, тыныч кына: “Барыгыз да артист буласызмыни инде-е-е-е?..” дигәч, төпчекләре әтисе сүзен екмаган, бүген районның Еланлы авылында почта бүлекчәсе мөдире булып эшли.

Бер билгеле жырчы туган авылына кунакка кайткач, авылдашлары аннан: “Һаман шулай жырлап кына йөрисеңме, әллә берәр эшкә урнаштыңмы?” дип сораган, ди. Шуның кебек, Филүзә апа да урта мәктәптән соң район мәдәният йортында жыр һәм бию буенча эшләп алган, һаман да театр сәнгатенә омтылып яшәүче Рәсимәне: “Кызым, кайда да жырлап-биеп йөреп була, төп һөнәрең булсын”, дип үгетли. Әнисенең күңелен күреп, Рәсимә юрфакка кереп карый, ләкин авылда инглиз телен укыту мондагы таләпләргә жавап бирми шул. Шуннан инде әнисе дә күнә, “Ярар инде, балам, язмышың шулдыр, бар”, дип, хәер-фатыйхасын бирә.

- Гөлфия апа! Улыгыз бик шаян гына түгел, фантазер кеше дә булып чыкты бит әле, - диде Рәсимә, нәкъ шул вакытта кунак кызларына мәтрүшкәле чәй ясап алып чыккан инәкәйгә мөрәжәгать итеп.

- Нигә алай дисең, кызым? Бер дә алдаша торган гадәте юк иде кебек…

- Алдаша димим, апа, юк нәрсә сөйли бит! Әнә анавы жимеш агачын шомырт, ди!

- Соң, балам, кызыл шомырт булгач, нәрсә дисен инде?

Мондый жавапны көтмәгән Рәсимә, әле миңа, әле ахирәтенә, әле Инәкәйгә, әле кызыл шомыртка карап, үз-үзен чеметеп карар хәлгә житкән иде инде…

Сөйләшеп утырганда Рәсимә еш кына “Язмыш мине житәкләп алып бара”, дип куйды. Уфа сәнгать институтының театр бүлегенә укырга керүен дә, анда профессор Габдулла Гыйләжев курсына эләгүен дә ул шул сүзләре белән йомгаклап куя. Ул, шулай ук, институттагы остазларына – бию укытучысы, Башкортстанның халык артисты Тамара Ходайбердина, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәткән Александр Дыбага да мең рәхмәтле.

Институтта уку дәверендә спектакльләр әзерләгәндә дә Рәсимәгә төп рольләрне ышанып тапшыралар. А. Чхеидзеның “Ирекле тема”сында төп героиня Марика роле аның беренче чирканчыгы була. Аннан соң инде Рәсимәнең сәхнә мөмкинлекләрен аңлаган остазлары “Ай тотылган төндә”дә - Зөбәржәт, Эмиль Золяның “Рабурденның варислары”нда – Вассар ханым, Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфаг”ында Хәмдия ролендә аны гына күрәләр.

Укуын тәмамлаганнан соң Яшь тамашачылар театрында, хәзер инде Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында дә Рәсимәнең һөнәри үсеше кыска гына вакыт эчендә искиткеч югарылыкка күтәрелә. Анда ул Дан (А.Журбин, “Орфей һәм Эвридика”), Тәмлетамак (Т.Миңнуллин, “Авыл эте Акбай”), хан кызы Кинжә (М.Буранголов, “Идүкәй белән Морадым”), Нэнси (Д.Дилмөхәммәтова, “Розамы мин, әллә…”), Зөлхижә (З.Биишева, “Мәхәббәт һәм нәфрәт”) рольләрен бөтен тулылыгында, тирәнлегендә башкаруга ирешә.

Соңгысын Рәсимә аеруча якын күрә. Яраткан режиссерларының берсе Байрас Ибраһимов куйган, яраткан композиторларының берсе Рим Хәсәнов көй язган бу сәхнә әсәрен ул “искиткеч” дип атый. “Нур”га күчкәннән соң да ул түзә алмый, үзенең уйнавы белән яңа составның бу әсәрне ничек уйнавын чагыштырып карау (ә һәрвакыт үсештә булырга теләүче артист моны эшләргә тиеш), кичә генә калдырып киткән коллетивының уңышларын күреп сөенү, хәлләрен белү өчен ул шушы спектакльне барып карарга була. Бу чакта әле аның башкаруындагы жырлар фонограммасы да яңа артист тавышына күчерелмәгән, сәхәнәдә һаман Рәсимә тавышы яңгыраган була. Бу юлы инде тамашачы буларак килгән Рәсимә сәхнәдә музыка уйный башлау белән үкереп еларга тотына һәм аның бу халәте спектакль беткәнче дәвам итә… “Бик сагына шул рольне, шул чакларны, үзара булган ихлас мөнәсәбәтләрне. Бу роль минем жырланмаган жырым булып калды”, ди Рәсимә…

… 1992 елда, Уфа “Нур” татар театры “дәүләт” статусы алгач, баш режиссер Байрас Ибраһимов яшь көчләрне – Рәсимәне, Альберт Шәйхетдиновны һәм Идрис Кәлимуллинны – “Нур”га чакыра. “Туган телемдә уйнарга ашкынып-талпынып, канатланып килдем”, - ди Рәсимә.

Монда күчкәч тә ул төп рольләрне башкаруын дәвам итә, “Нур”га чын мәгънәсендә нур өсти, тамашачының иң яраткан актрисасына әверелә. Аның беренче рольләре Зәкия (Ф.Казанлы, “Ямьсез тормыш”), Мәвия (М.Фәйзи, “Адашкан күңел”), Сәрвәр (Ж.Фәйзи, Т.Гыйззәт, “Башмагым”) тамашачыны берчә хисләндерә, берчә уйландыра, берчә тетрәндерә, елата да, көлдерә дә. Иң мөһиме – битараф калдырмый. Иң яраткан рольләренең берсе Мәвия образын тудыру исә Рәсимә Гайфуллинаның драма актрисасы амплуасындагы уңышын аеруча ассызыклый.

Гомумән, Рәсимә үткән еллар дәвамында нинди генә рольләр уйнамады да нинди генә образлар тудырмады! Алар – татар хатын-кызлары образларының тулы бер галереясы! Тал чыбыгыдай зифа буйлы кыз чагыннан алып бүгенгә олпат татар хатыны булганчы тудырган образлары – чая холыклы, челтерәп аккан чиста, саф тавышы белән бөтен сәхнәне, театрны яңгыратып көлүче шук-шаян татар кызы да, Гаяз Исхакыйның “Көз”ендәге чын аристократка Софья Хановна да, югарыда телгә алынган хан кызы Кинжә дә, Вассар ханым да, тетрәндергеч Мәвия дә, “Ак калфак”тагы фажигале Хәмдия дә. Башка бик күп үзенчәлекле рольләрендә Рәсимәгә үзенә генә хас сөйкемлелеге, чибәрлеге, мөлаемлыгы, иң мөһиме – халыкчанлыгы ярдәмендә ул геройларны бөтен тулылыгында табигыйлек һәм тормышчанлык белән ачып бирергә ярдәм итә. Әгәр дә бу сыйфатлар кешенең үзендә булмаса, аларны ул, нинди генә яхшы артист булса да, уйный алмый. Уйнарга тырыша, әдбәттә, ләкин ул инде табигый, бербөтен була алмый, тамашачы аны шундук сизә һәм тоя. Менә шушыларның һәммәсе “халыкчанлык” дигән төшенчәне хасыйл итә дә инде.

Кызганыч, әлбәттә, әмма соңгы елларда чын-чыннан драма актрисасы булган, “Нур”ның иң халыкчан һәм халык сөюен яулаган Рәсимә Гайфуллинаны тамашачы икенче пландагы рольләрдә, комедияләрдә ешрак күрә башлады. Ничек кенә булмасын, талантны яшереп булмый, әлбәттә. Рәсимәнең икенче планы чагулыгы, башкару осталыгы, тамашачы сөюе белән еш кына беренче планны дә күләгәдә калдыра. Ләкин болар гына театрның примадоннасы булган актрисаны сәхнә артына яшерүне аклый алмый, минемчә. Безнең аны тирәнрәк, фәлсәфирәк, колоритлырак рольләрдә күрәсебез килә.

Талант иясе һәрьяклап талантлы була, дигәннәре Рәсимә Гайфуллина кебекләр турында әйтеләдер, мөгаен. Аның жырчы-артист булуы турында язу өчен аерым мәкалә кирәктер. Югарыда без инде аның А.Журбинның “Орфей һәм Эвридика” рок-операсында һәм жырлы-моңлы спектакльләрдә югары башкару осталыгына ия жырчы да булуын телгә алган идек. Т.Гыйззәт либреттосына Ж.Фәйзи музыка язган “Башмагым” музыкаль комедиясендәге Сәрвәр роле белән Рәсимә тамашачылар алдында бөтенләй соклангыч ягы белән ачылды. Аның тавыш көче, амплитудасы һәм мөмкинлекләре, фонограмма һәм микрофоннан да баш тартып, оркестрга кушылып жырлау дәрәжәсенә күтәрелә. Рәсимә бу спектакльдә тугыз (!) жырны шулай башкара. Менә шунда аның искиткеч вокалы тагын бер тапкыр сөендерде дә, сокландырды да.

Шушы урында озакка тукталмыйча, Рәсимәнең күпкырлы сәләт иясе икәнлеген ассызыклап, аның элегрәк Һиндстан һәм башка ил фильмнарын башкорт теленә тәржемә итүдә катнашуын, “Шәрык” радиосында тирән хис-тойгылар белән сугарылган әдәби әсәрләр укуын, филормониядә бик күп концертлар, әдәби кичәләр,”Нефтьчеләр” мәдәният сараенда, Опера һәм балет театрында хөкүмәт дәрәжәсендәге чараларны алып баруын, бүген “Юлдаш” радиосы белән хезмәттәшлек итүен дә әйтеп үтик.

Кафеда сөйләшеп утыруыбыз чираттагы кофе чынаягы артында талгын гына дәвам итте. Шунда мин Рәсимәне сәнгать дөньясыннан кемгә охшатуымны, ниһаять, аңладым: яраткан кино һәм театр артистым Наталья Гундаревага охшатканмын лабаса! Шул ук мөлаемлык, сөйкемлелек, матур гәүдә тулылыгы, хәрәкәтләр салмаклыгы, нурлы елмаю! Кофе чынаягын саклык белән генә тотып алган нәфис бармаклар! Шушы хакта кыенсынып кына үзенә әйткәч, Рәсимәбез чишмә чылтыраулы тавышы белән чыңлатып көлеп жибәрде.

- Безнең һөнәрнең аерылгысыз, хәтта котылгысыз бер үзенчәлеге, атрибутикасыдыр инде бу. Артист халкын күктән төшкән кебек кабул итеп, пьедесталга мендереп куялар да, аннан соң төшерергә оныталар, - диде ул. - Ә без бит шундый ук кешеләр, үз моң-зарларыбыз белән көнкүреш проблемаларыбызга, кимчелек хаталарыбызга көенеп, уңыш-казанышларыбызгы сөенеп яшибез.

- Моңлы-зарлы, кәефсез чагындагы Рәсимә Гайфуллина ниндирәк кеше икән ул?

- Кәефсез Рәсимә кәефсез чагындагы меңнәрчә татар хатыннары кебек үк. Алар кебек үк елый, алар кебек үк моңая, алар кебек үк кулына бәйләм алып тынычлана, кул эше бизәкләренә карап юана да, кадерле кешеләрен күз алдына китереп, дөньясына шөкрана кыла, аларның исән-имин, сау-сәламәт булуларына сөенә. Әнием мине генә түгел, бөтен авыл балаларын “Оста куллар” түгәрәгенә жыеп, кул эшенә өйрәтте, моның өчен аңа мең рәхмәтлемен. Әле Рөстәм улым – тормыштагы таянычым да, юанычым да…

Кул эше белән юанган чаклары аз булмагандыр Рәсимәнең. Хәер, Рәсимә ямьсезләнеп йөри торган кеше түгел. Моңа инде әрсез булмавы һәм үзсүзлелеге, һәрнәрсәгә үз фикере булуы, укытучылар тәрбиясендә алган артык тыйнаклыгы гаепледер… Күз яшьләрен читләргә күрсәтә торганнардан түгел Нәсибашның бу горур кызы. Шуңа да аның яраткан рольләре: “Ирекле тема”дан – үзе укыган мәктәптә яшәп килгән гаделсезлеккә, мещанлыкка каршы чыккан, яраклашуны жене сөймәгән Марика, “Ай тотылган төндә”дән – ырудагы иске гореф-гадәтләргә, кешелексез һәм мәрхәмәтсез тәртипләргә нәфрәт белдергән кыю йөрәкле Зөбәржәт, “Адашкан күңел”дән – татар хатын-кызларына хас горурлыгы белән якын Мәвия…

Рәсимә ханым бүгенге көндә “Нур”га килгән яшь артистларның дә яраткан, үз кешесе. Аңа яклау эзләп тә, тәжрибә уртаклашырга да еш мөрәжәгать итәләр. 2002 елның мартында “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетының Котлау хатында да Рәсимә Гайфуллинаның Башкортстан сәхнәсендә хезмәт итү дәверендә татар хатын-кызлар язмышын чагылдыручы соклангыч образлар ижат итүе, татар театры сәнгатен аякка бастыруга керткән зур өлеше, яшь артистлар белән үз тәжрибәсен ихлас уртаклашуы билгаләп үтелә.

Олы бүләкләренең икенчесе – “Кызыл таң” гәзите тарафыннан артистларның театр сәнгатендәге казанышлары өчен тапшырылучы “Жиңү алиһәсе” сыны.

- Минем өчен “Кызыл таң”ның “Жиңү алиһәсе” Американың иң абруйлы кино-премиясе “Оскар”дан да кыйммәтрәк, - дип елмая Рәсимә. – Республиканың иң төп милли басмасының хезмәт казанышларымны тануына, олылавына чиксез шатмын. Иң олпат татар гәзитенең шушы бүләге мине киләчәктә дә халкыбыз хатын-кызларының гүзәллеген, акылын, тугрылыгын, горурлыгын, нәфислеген, уңганлыгын, инсафлыгын, чаялыгын, ихласлыгын һәм батырлыгын чагылдыручы образлар ижат итүгә илһамландырачак. Мин бөтен булмышымны, тормышымны шуңа багышладым. Язмыш мине житәкләп алып бара, шуңа, Ходай насыйп итсә, тамашачыларымны тагын да чагурак, тирәнрәк, халыечанрак рольләрем, образларым белән сөендерәчәкмен әле, иншаллаһ!

Ә мин һаман туган авылымдагы бакчаның кар базы өстендәге чәй табыны артында юеш чәчен зур тастымал белән урап куйган, бит алмалары мәтрүшкәле кайнар чәй эчүдән алсуланган, мин өзеп алып килгән кызыл шомырт тәлгәшләрен күреп сокланган, аларны алка урынына куеп карап, табигатьтә кызыл шомырт булуына һаман да ышанып житмәгән табигать баласына, аның ихласлыгына һәм эчкерсезлегенә, самимилегенә сокланып утырам. Син үзең дә шундый ук тулышып пешкән, күзләрне камаштырган, меңнәрчә тамашачыны сокланырга мәжбүр иткән табигать бүләге бит, Рәсимә!

Туфан Миңнуллин, күренекле драматург, Русиянең К.Станиславский, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Жәлил исемендәге премияләре лауреаты, Татарстанның халык язучысы:

- Рәсимәне мин беренче тапкыр “Нур” театры коллективы белән танышканда күреп шаккаткан идем. Ул чакта ике кызның чибәрлеге мине әсир итте. Соңрак мин аларның чибәрлегеннән айный алмыйча, тамашачы сезнең сылулыкны, гүзәллекне бөтен тулылыгында күреп калырлык пьеса язачакмын, дип вәгъдә бирдем. Яздым мин аны, әмма алар төп рольләрдәге кызлар яшеннән чыккан инде, акрын кыймылдаганмын…

Мин Рәсимәнең профессиональ үсешен даими күзәтеп барам. Һәм ул мине яңа рольләре белән сөендереп тора, ышанычымны аклый. Эш күп уйнауда түгел, әлбәттә, ләкин соңгы вакытта Рәсимә, никтер, бераз күләгәдә калды кебек. Кадерен бик белеп бетермиләр, дигән фикер кала. Мин, театр дөньясын эченнән белүче кеше буларак, әйбәт артист белән яхшы артистны аера беләм, ә Рәсимә - искиткеч шәп актриса, “Нур”ның нуры! Мин аңа, хәзер инде әлеге яшен туры китереп, тагын бер пьеса язачакмын әле!

***

Сәвия Сираева, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:

- Рәсимәне мин, иң беренче чиратта, классик актриса дип күрәм һәм беләм. Һич ткеләнмичә, шикләнмичә һәм авыз тутырып, “Рәсимә кебекләр сирәк туа” дип әйтә алам. Аның күренекле булуының сәбәпләре эшсөяр, тирәнтен, уйланучан һәм уйландыручан булуында.

Без аны соңгы елларда төрле жанрда күрәбез. Әлбәттә, Рәсимә һәр жанрдагы образны ачып бирә алу сәләтенә ия, әмма, югарыда әйтүемчә, мин аны, классик акртиса буларак, үзенең сәхнә тәгаенләнешенә жавап бирерлек житди рольләрдә күрәсем килә. Хатын-кызның гомере чәчәк кебек, диләр, шуңа аңа нәкъ шушы елларында талантын тагын да тулырак ача, тамашачыны тетрәндерә, сискәндерә, уйландыра торган рольләр бирергә кирәк. Иманым камил, ул аларны бөтен тулылыгында, осталыгында, югарылыгында башкарачак. Әйтәм бит, Рәсимә - классика!

Фәнис ГӘРӘЕВ,

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

“КЫЗЫЛ ТАҢ” 15 ноябрь 2010 ел

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов: