Работает в театре с первых дней его основания - с 1991 года. Внесла огромный вклад в становление и развитие творчества молодого театра. Окончила в 1986 г. театральный факультет актерское отделение Уфимского государственного института искусств.

Родом из деревни Верхне – Манчарово Илишевского района РБ, родилась 1 апреля 19** года. Лауреат международного фестиваля тюркоязычных народов "Науруз" (1998г., г.Казань) в номинации "лучшая женская роль" и IV республиканского театрального фестиваля им. К.Тинчурина так же в номинации "лучшая женская роль"(1999 г., г.Казань).

Роли:

1. Хажар - «Некрасивая жизнь» Ф. Сайфи – Казанлы,1992

2. Мавия - «Заблудшая» М. Файзи,1992

3. Сарвар - «Башмачки» Ж. Файзи и Т. Гиззата,1992

4. Гульсум - «Осень» Г. Исхаки,1995

5. Джульетта – «Ромео и Джульетта» У. Шекспира,1996

6. Зульфия - «Не ожесточай сердце свое» Кол – Давлета,1997

7. Шамсегаян - «Три аршина земли» А. Гилязева,1997

8. Бибиасма – ''Гуси-лебеди'' Р.Сафина,2000

9. Мадина – «Одинокая» Т. Миннуллина,2000

10. Дильбар – «Роковая тайна» Р. Киньябаева,2001

11. Малика – «Колдунья» Н. Гиматдиновой,2002

12. Гульбану – «Капризный жених» К.Тинчурина,2002

13. Зайтуна – ''Пуля'' Д.Салихова,2003

14. Женщина в черном – «Птичка певчая» Р.Н.Гюнтекин,2005

15. Ольга – «Три сестры. Годы спустя...» А.П.Чехов, инсценировка Л.М.Зайкаускас,2005

16. Айзара Ахатовна – «Дочки-матери» Т.Миннуллина,2005

17. Самига – ''Зятек'' Х.Ибрагимова,2006

18. Мона – «Безымянная звезда» М. Себастиана,2007

19. Нат – /''Полетели''/ Ив Жамиак ,2007

20. Танбике – '' Нурзада и Нурсылу''И. Альмухаметова,2008

21. Дильбар – ''Роковая тайна - 2'' Р.Киньябаева,2008

22. Барбара Смит – «Любовь на троих» /» Рэй Куни,2009

23. Елена Ивановна Кручинина – «Без вины виноватые» А. Островский,2009

24. Мирандолина - К. Гольдони "Хозяйка гостиницы",2012

25. Миссис Бейкер – «Свободные бабочки» Л. Герша,2012

26. Катерина – «Зятья Гергери» Т. Миннуллина,2014

27. Кабира/Канзас – «Индийская насмешница» Г. Каюмова,2014

28. Сабира – «Похищение девушки» М. Карима,2014

29. Катерина - "Зятья Гергери" Т. Миннуллина,2014

30. Кабира - "Индийская насмешница" Г. Каюмова,2014

31. Сабира - "Похищение девушки" М. Карима, 2014



"Кызыл таң", 6 апрель, 2012 ел
АК ХЫЯЛНЫ ЖИЛКӘН ИТЕП!

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы
РЕЗИДА ФӘХРУЛЛИНА алтын юбилеен билгели


...Биек булмаса да тауларым бар,
Текә булмаса да үрләрем.
Мин тормышта һәрбер биеклеккә
Хыялларым белән үрләдем...
Әйе, тормышта бөтен матур эшләр, күркәм гамәлләр дә хыялдан башлана. Якты уйлар, изге максатлар белән янган кешене уңыш бер дә читләп үтми. Ләкин ул хыялланып, алма пеш, авызга тош дип утырганнан гына килми, ә тырыш хезмәт нәтижәсе. Көч-тир түгеп яулап алганны ярата ул. Язмышын шулай үзе язган уңган-тырышларны төрле өлкәләрдә очратырга мөмкин. Ә инде сәнгать күгендә йолдыз булып балкыган шәхесләрнең уңыш юлы күп очракта легендага әверелә. Элек тә булган андый фидакарьләр, бүген дә житәрлек армый-талмый үз максатларына омтылучылар. Алар һәрвакыт ныклы характеры, таланты, эшсөярлеге белән соклану һәм хөрмәт хисе уята. Бу язмамнын герое да - балачакның якты хыял сукмагы аша - зур сәнгать мәйданына килеп, милләтебез тарихын язучы, анын язмышы өчен жан атып яшәүче шәхес. үзенен ижаты белән бөтен республика халкының күңелен яктыртучы, нурландыручы Актриса.
Бу урында легендар Сәхибжамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны искә төшереп үтәсе килә. Чөнки беренчедән, быел Уфада беренче милли профессиональ театр труппасы эшли башлауга йөз ел тула. Бу искиткеч зур һәм бәяләп бетергесез изге эшкә унтугыз яшьлек татар кызын күңелендәге хыялы этәрә.“Мин үз театрымны оештырырмын!” дигән сүзләре чынга аша! “НУР” исеме астында башланып киткән театр эше киләчәктә республикабызда милли сәхнә сәнгатен оештыруда нигез булып тора. Бер кабынган утлар сүнмәс, дигәндәй, гражданнар сугышы елларында таркалган труппаны житмеш елдан сон да тергезүчеләр табыла.Чөнки халкыбыз күңелендәге “үз театрыбыз” турындагы хыял һаман тынгылык бирми. Шул тынгысыз жаннар арасында бүгенге язмамнын герое - Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Резида Фәхруллина да була. ..

Резида гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәхәббәт жимеше булып туган беренче бала әти-әни өчен һәрвакыт татлы, бәлки шуңадыр барлык сеңелләре һәм энеләре арасында Резида әтисенең дә әнисенең дә үзенә генә булган назын тоеп үсә. Туганнары да аны шаяртып, “ак булки”, дип йөртә. Гаиләләре зур һәм тату була. Әтисе Равил Хәниф улы өздереп гармунда уйный, әнисе Альбина Миргалим кызы моңлы итеп жырлый. Малчылыкта эшләсәләр дә, сәнгатькә гашыйк булалар. Резида кечкенәдән халык жырларын тыңлап, үзешчән сәнгать түгәрәгендә әтисе башкарган дәртле биюләрне өйрәнеп үсә. Ата-ана балаларында да жыр-моңга, сәнгатькә мәхәббәт уята. Биш баланың һәркайсында табигый сәләт, жыр-биюгә әвәслек булса да, киләчәктә зур сәнгать юлын Резида гына сайларга базнат итә. Ә ул юл әтисе өйрәткән “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа...” дигән жырдан башланып китә. Кечкенә кыз аны башлангыч сыйныфларда укыганда авыл сәхнәсендә жырлый. Әнисенә багышлап. Беренче алкышларын да авылдашларыннан ала булачак халык артисткасы.
- Әти-әнием үз бурычларын тулысынча үтәгәннәр, - дип бәяли бүген аларның тәрбиясен, үзе әни булган Резида ханым. Гади колхозчылар балаларына ниндидер асыл тәрбия бирә алганнар, көне-төне хезмәттә булуларына карамастан, безгә тормыш авырлыкларын жиңәрлек рух ныклыгы, күңел көче, яшәешкә мәхәббәт салганнар. Кечкенәдән үзаллылык та үз өлешен керткәндер монда, әлбәттә. Туган нигезгә кайткан саен әнием турында һәм балачак хатирәләре аша әле дә үземә яшәеш көче алып киләм.
Әнием иртәнге савымга киткәндә, сәгать биштә торып, бергәләп чәй эчүләре иң татлы мизгелләр иде. Шул вакыттагы тәмле чәйне башка бер дә эчкәнем булмады кебек. Әйтерсең, анда балачак тәме калган, - дип искә ала еракта калган балалыгын Резида Равил кызы. Жәйләрен әнисе белән бергә ачык машинада жәйләүгә йөрүләр, иртәнге урманга барып кергәндәге исерткеч хуш исләр, кошлар сайравы – бар да татлы хатирәләр булып аның күңелен назлый. Жиләккә йөргән гажәеп матур Әтрәчле урманы, Кисә имәнлеге, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән аланнары, әрәмәлекләре, кышын карга батып чана шуган таулары, кызлар белән су чәчрәтеп уйнаган Манчыл елгасы – бар да әле бүгенгедәй күз алдында... Матурлыкны күрә белү, аңа куану һәм шуннан бәхетле була алу сәләте туган як болынлыкларыннан башлангандыр, күрәсең, булачак актрисада.
Авыл кызы төрле эшкә өйрәнеп үсә. Өйдә дә колхоз эшендә дә әнисенә ярдәм итәргә тырыша ул. Гаиләдә олысы булганга, туганнарын карап-тәрбияләү дә тулысынча аның иңенә төшә. Озын кышларда, челлә жәйләрдә әниләренең эштән кайтуын юлдан күз дә алмый зарыгып көтүләре, шул рәвешле караңгы төшүләре - бар да анын күңеленә уелып калган.
- Бөтен гаилә жыелган мизгелләрдә әни безне үз тирәсенә утыртып, “Казан утлары” журналыннан төрле повесть-хикәяләр укырга яратты. Шулкадәр ихлас һәм тирән кичерешләр белән житкергән ул аларны, без хәтта әсәрнең геройлары белән бергә елый да көлә дә идек. Билгеле артистлар катнашлыгындагы радиопостановкалар тыңлау, соңрак жомга саен телевизион спектакльләр карау да гаиләдә көтеп алган бәйрәмгә әверелә иде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан кыңгыраулы атларга утырып авылдашларны котлый торган матур йола була иде. Әтием анда алыштыргысыз гармунчы, еш кына жырларга мине дә ала. Шул вакыттагы күңелдә туган иләс-миләс хисләр, дуслар, классташлар алдындагы горурлык! Болар бар да, үзенә күрә, зур сәхнәгә илтүче сукмаклар булган күрәсең, дип уйлана-уйлана хатирәләр йомгагын сүтә Резида Равил кызы. Ә урамга сибелгән авыл халкы, яше – карты, олысы-кечесе - якташларымның якты образы мәңгелеккә күңелгә сеңеп калган.
Бүген, әйтерсен, алар Резида тарафыннан жанланып әледән-әле сәхнәгә менә.
- Балачакка кайтыр юллар булмаса да, бүген йөз яшен тутырган картәнием шул чорның тере хатирәсе булып, аллага шокер, яши әле. Яшь-жилкенчәк чакта аңа кунакка барырга ярата идем. Кышкы суык кичләрдә бергәләп чөкердәшә-чөкердәшә тәмле чәйләр эчкәндә киләчәккә булган якты хыялларым белән уртаклаша идем. Ә ул хыяллар чынлап та тормышка ашты!
Унынчыны тәмамлагач, Резида, документларын Уфа сәнгать училещесына тапшыра. Театр бүлегенә керәм дип барса да, ул бүлек ябылганлыктан, документларын вокал бүлегенә тапшырырга мәжбүр була. Тик аның күңеле тынгылык тапмый, һаман каядыр ашкына, нидер эзли. Вакытында сәнгать институтына барырга кыюлыгы житмәгән тыйнак авыл кызына, хәзер үз юлын табарга педагоглары ярдәм итә. Алар фатыйхасы белән ул училищеның өченче курсыннан институтка “театр артисты” бүлегенә күчерелә. Теләгән – елан ите ашаган, дигәндәй, Резида үз теләгенә барыбер ирешә. Холкындагы бу сыйфат, киләчәктә ижат юлында да тормышында да бик еш ярдәмгә килә аның. Булачак халык артисткасына профессор Фәрдүнә Касыймова курсында укырга насыйп була. Бу да үз чиратында актриса шәхесенә көчле нигез сала. Жыр укытучысы Ләлә Муллабаева, бию укытучысы Тамара Ходайбердина, сәхнә теленнән Илшат Йомагуловлар үзләренең укучыларына тирән белем генә түгел, профессияләренә тугрылык, мәхәббәт хисе дә сала белгән. Аның курсташлары – Хөрмәтулла Үтәшев, Илдар Вәлиев, Илсур Хәбиров, Фирдәт Галиев, Гөлназ Алсынбаева, Зилә Дибаева – бүген барысы да укытучыларының ышанычын тулысынча аклаган билгеле шәхесләр. әле бүген булса, халык артисткасы укытучыларын олы хөрмәт белән искә ала, бәйрәмнәр житкән саен котлап, рәхмәтләрен житкереп тора.
Институтның соңгы курсында укыганда билгеле режиссер Лек Вәлиев, Резидага Башкорт дәүләт театры сәхнәсендә куелган Нәжип Асанбаевның “Мәйдан тотабыз” спектаклендә Алия ролен ышанып тапшыра. Һәм ялгышмый. Яшь белгеч ижади имтиханны лаеклы тота, ә укуын тәмамлагач, шушы коллективка эшкә чакырыла. Башкорт театрында биш ел эшләү дәверендә Резида Фәхруллина дистәдән артык образ ижат итә. Билгеле артистлар, дәрәжәле театр корифейлары белән бер сәхнәдә эшләү – зур мәктәп була яшь белгеч өчен. Һәр эше, һәр роле актрисага ижади яктан үсәргә, сәхнә культурасын күтәрергә ярдәм итә.
Ләкин ирешелгән баскычта жиңел генә туктала торган түгел Резида Равил кызынын холкы. Алда әйткәнемчә, максатына омтылучан шәхесләргә кыю адымнар хас була. Шулай, 1991 елда Уфада “НУР” театры оештырылгач, Резида Фәхруллина да һич икеләнмичә язмышын татар сәхнәсе белән бәйләргә уйлый. Башкорт телен бик тиз өйрәнеп, аны яратып өлгерсә дә, туган телдә уйнау теләге һәрвакыт аның күңел түрендә яшәгән була. Холкындагы изгелек эшләргә омтылу сыйфаты да үз эшен эшли – нишләп әле мин үз милләтәшләремә ярдәм кулы сузмаска тиешмен?! һәм сайлаган юлы янә ялгыш булмый. Илһамланып татар театрын тергезү эшенә чума тынгысыз актриса. Башлап йөргәндәге авырлыклар – бинасызлык, сәхнәсезлек, гомумән көнкүреш шартларының булмавы да туктатмый беренче карлыгачларны. Аның урынына ижат өчен нинди киң мәйдан! Күпме уй-хыяллар күңелләрне алга әйди!
Нәкъ шул елларда Резида Фәхруллинага ижат галереясенең татар классикасы өлешен тәшкил иткән жәүһәр образларын тудырырга насыйп була: Ф.Сәйфи-Казанлының “Ямьсез тормышында” Һажәр, М.Фәйзинең “Адашкан күңелендә” Мавия, Т.Гыйззәт, Ж.Фәйзинең “Башмагым”да Сәрвәр. Башкалар белән беррәттән театрның бүгенгесен билгеләгән ижат юлын сызуга да, труппаны туплауга да гаять зур көч салырга туры килә.
Бүгенге көндә ул коллективның горурлыгы. Ике тугандаш республиканың “халык артисткасы” дигән мактаулы исемнәренә лаек булган сәхнә остасы. Ижади эшләре арасында театрның легендасына әверелгән спектакльләр дә житәрлек. Нинди генә хатын-кыз язмышын яшәп карарга да, нинди генә рухи эзләнүләргә чумарга туры килми актрисага шул гомер эчендә! Алар бер-берсен кабатламый, һәркайсы үз характеры, үзенең эчке дөньясы, хис-тойгылары белән яши.
Г.Исхакыйның “Көз”ендә башкарган Гөлсем образы гына ни тора! Ул спектакль театрның аерым бер уңышына әверелә. Искиткеч матур, зыялы сәхнә әсәре берничә ел рәттән төрле фестивальләрдә иң беренче премияләрне яулый. 1998 елда халыкара төрки театрлар фестивале “Нәүрүз”дә Резида Фәхруллина да “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясенә лаек була. Шушы спектакль буенча “НУР” театры дөньяга таныла, Мәскәүдәге чыгышы театр белгечләренең югары бәясенә лаек була. Монда Резида Фәхруллиннаның да өлеше гаять зур.
1999 елда Казанда К.Тинчурин исемендәге татар театрлары фестивалендә “Өч аршын жир” спектаклендәге эше өчен дә актриса “Иң яхшы хатын-кыз образы” премиясен яулый. Театрнын дәрәжәсен кайда да югары тота Резида Фәхруллина.
2005 елда А.П.Чеховның “Өч сеңел. Еллар узгач....” спектаклендә башкарган Ольга образы өчен Башкортстан Театр әһелләре берләшмәсе һәм Республика журналистлары ассоциациясе билгеләгән “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә жиңүче дип табыла. 2009 елда Республика ижтимагый-сәяси мәдәни басмасы “Кызыл таң” ның махсус призына – А.Островскийның “Соңлаган бәхет” спектаклендәге Елена Кручинина образы өчен “иң яхшы хатын-кыз роле” премиясенә лаек була.
Ижат юлына бәя бирсәң, Резида Фәхруллинаны бәхетле актриса, дип әйтеп була. Чөнки шул дәвердә алтмышлап хатын-кыз образы сурәтләнгән. Чөнки режиссерлар аңа һәрвакыт ышанып төп рольләрне тапшыра. Чөнки тамашачы аны белә, ярата, яңа эшләрен көтеп ала. Чөнки аңа мили драматургиянен ин асыл образларын башкарырга насыйп була. Язмышын үзе алдында баш ияргә мәжбүр иткән көчле рухлы, матур күңелендә кырыслык белән мәрхәмәтлелек берьюлы үрелеп килгән горур Мәдинә (Т. Миңнуллин “Ай булмаса, йолдыз бар”), каршылыклар утында янган тәккәбер Бибигөл (Р.Сафин “Киек казлары”) һәм, киресенчә, йомшак характеры аркасында үз бәхетен үзе жимергән, мәхәббәтен югалткан Мәликә ( Н.Гыйматдинова “Кар өстендә күбәләк”), хәйләкәр һәм астыртын Гөлбану (К.Тинчурин “Назлы кияү”), беркатлы хәм холыксыз Зәйтүнә (Д.Салихов, “Пуля”), үч утында янган һәм кичерелмәслек хаталар кылган явыз Дилбәр (Ралиф Кинжәбаев “Гүргә керер сер иде”), эшенә бар күңеле белән бирелгән, намуслы һәм гадел доктор Айзарә Әхәтовна (Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”) – бар да аның бер кечкенә йөрәгенә сыйган язмышлар. Чөнки аңа рус һәм дөнья классикасында йөзеп эшләргә, иң күренекле рольләрне татар сәхнәсенә мендерү бәхете тия. Ә актер өчен бу бик мөһим. У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сында саф мәхәббәт утында янып, сөйгәне өчен гомерен корбан иткән Джульетта - һәр актрисаның хыялы. А.Чеховның әсәрләрендә уйнау шулай ук олы бәхет. “Өч сеңел. Еллар узгач...” спектаклендәге Резида-Ольга үзендә берьюлы дүрт образны туплый һәм күз алдында төрле характерларга керә. Тормышларының иң караңгы көннәрендә дә ул үзендә сеңелләрен юатырга, яшәүгә өмет уятырга көч таба. А.Островскийның “Соңлаган бәхет”ендәге Кручининага нинди генә кайгылар кичерергә туры килмәсен, ул үзенең сабырлыгы, кешеләрне ярата белүе, һәркемгә аналарча хәстәрлек күрсәтүе, изгелек кылырга әзер торуы белән таң калдыра. Хәер, бу героинялар актрисаның үзе кебек үк сыйфатларга ия. Алар аның күңел түреннән, үз кичерешләреннән чыгып эшләнгән. Ив Жамиакның “Очабызмы?!” спектаклендә Резида-Нат - көнкүреш корбаны булып яшәүдән баш тартырга, тормышын үзгәртергә үзендә көч тапкан ихтыярлы образ. Капма-каршы характерлары да бихисап актрисаның. Болар бар да тирән актерлык осталыгы һәм туктаусыз үз өстендэ эшләү нәтижәсе. Әйтик, М.Себастианның “Ерактагы якын йолдыз”ында Мона - үзе яратмаган кеше кулында уенчыкка әйләнгән матур курчак. Язмышын үзгәртергә тырышып караса да, ул адымын азакка житкерергә көче житмичә, янә алтын читлектәге кошка әверелә. Рей Куниның “График буенча мәхәббәте”ндәге Барбара исә бөтенләй гламур тормышы белән яшәгән, экстравагант, ләкин холыксыз һәм буш куык ханым. Резида Равил кызының үзе әйтүенчә, мондый жиңел-жилпе холыклы рольләр ана авыррак бирелә. Чөнки аның рухына образларының күңел йомгагын сүтү алымы якынрак. Ә инде тышкы бизәкләргә корылган характерларның ачкычын аңа каршылыклар аша, үзен “сындырып” табарга туры килә. Ләкин, ахырда алар тамашачыга барыбер виртуоз уен аша килеп житә.
Кайсы гына сәхнә эшен алсаң да Резида Фәхруллина үзен әлегә кадәр кабатланмаган яңа шартларда, яңа характерларда сынап карый. Ә инде дөнья күләмендә билгеле образлар аның башкаруында татар сәхнәсендә әлегәчә булмаган яңа төсләр, яңа бизәлешләр белән байый. Шушы дөнья күләмендә билгеле хатын-кыз образларын Югары Манчар жирендә туып-үскән гади авыл кызы иң югары сәнгать дәрәжәсенә житкереп төгәл башкара!
Актрисаны сәхнә эшләренә гомум анализ ясаганда – аларга хас иң мөһим сыйфатлар итеп образларын психологик тирәнлектә башкару осталыгын һәм ярылып яткан зыялылыкны билгеләп үтәсе килә. Аның тискәре геройлары да барыбер матур булып кала. Сере нидә бу феноменның? Яше өстәлгән саен тирәнрәк ачыла барган тышкы матурлыгындамы, күңел байлыгы, андагы гармониядәме, тормышны, кешеләрне яратуындамы, яисә нәсел затлылыгындамы?! Ничек кенә булмасын бу аның сере! Ә Ә Актриса сәхнәдә һәрвакыт матурлык, гүзәллек алиһәсе булып кала!
Резида Фәхруллина - күпкырлы шәхес. үзен режиссерлык һөнәрендә дә сынап карый. Театрыбызда жырлаган актерлар бихисап. Шул аерым жыр номерларын туплап, бер жепкә тезәргә, аларны спектакль итеп йомарлап, тамашачыга сәнгати югарылыкта күрсәтү хыялы беләнә яна башлый ижатынын бер чорында. Һәм бар да уңышлы килеп чыга. Бер-бер артлы сәхнәгә “Жырсыз яшәп сулмагыз!”, “Мәхәббәт утравында”, “ Үткәннәрнең моңы кайтсын яшьлеккә”, “Көлсәң - көл, еласаң – ела”, “Сихри яшьлек”, “Гомер юллары” тамашалары менә.
Күптән түгел үзен педагог буларак та ача. Театрда “сәхнә теле” дәресләрен алып бара. Кайчандыр үзе тәмамлаган Уфа дәүләт сәнгать академиясендә махсус “НУР” театры өчен жыелган курста яшьләрне актер осталыгы серләренә өйрәтеп, сәхнәә тәжрибәсе белән уртаклашты. Бу эшне дә теләсә кемгә тапшырмыйлар, аның өчен иң элек үзеңә үрнәк булырлык дәрәжәдә эшләргә, ижат итәргә кирәк. Ә шушы уңышка алып баручы сукмаклар - уңганлык, тырышлык, ижади хирыслык, таләпчәнлек! Бу сыйфатлар Резида Фәхруллинада житәрлек. Монда туган якның кабатланмас рухы, бала-чактан алып үскән күңел байлыгы, әти-әнисенең тормыш дәресләре дә мөһим жирлек булып тора, әлбәттә. Олы диңгезгә илткән чишмә, югары үрләргә әйдәгән баскыч кебек!
Сез бәхетлеме, дигән сорауга Резида Фәхруллина һич икеләнмичә, бәхетлемен, дип жавап бирә. һәм бәхетне ничек анлавы турында уртаклаша.
- Иң зур бәхет - үз-үзең белән гармониядә булу. Якыннарың белән аңлашып яшәү. Бәхетнең иң югары ноктасы - әни булу, балаңнын тормышта үз урынын табып, бәхетле булуын күрү...
Чынлап та улы Вадимда кайчандыр үзе салган орлыклар шытып, матур жимешләргә бөреләнгән. Бүгенге көндә ул чын шәхес, гаилә башлыгы, әнисенең терәге. Эшендә хөрмәт казанган югары белемле белгеч. Бергәләп оныгы Альбинаны тәрбиялиләр – буыннар челтәре өзелми алар гаиләсендә.
- Бөтен тормышыңны биләгән, күңелеңне жылыткан профессияң белән бер юлдан атлау, - дип дәвам итә уйлануларын Резида ханым. Бәхет жиңел булырга тиеш түгел, андый бәхет ләззәт тә китерми, андый бәхет миңа кирәк тә түгел. Иртән торып исән-сау булуым, якты доньяның матурлыгына куануым – шул иң зур бәхет!..
Мин тагын бер нәрсәне өстәп әйтер идем – хыялларыңа ирешү! Чынлап та, яшьлек хыялы тормышка ашкан, бүген шуның татлы жимешләрен татыган кешедән бәхетле кеше булырга мөмкин микән?!
Гөлнур Гөлнур Усманова


**************************************

1 апреля мы отмечаем не только День смеха, но и день рождения Н.В.Гоголя. Николай Васильевич обладал значительными актерскими способностями. Это обнаруживалось особенно ярко при чтении им собственных произведений. Однажды на вечере у Аксаковых первые слова "Тяжбы": "Что это у меня?... Точно отрыжка?.. " – показались настолько правдивыми, что хозяева испугались, думая, не расстроил ли их обед желудок самого Гоголя!.. Не сразу поняли, что это начало нового произведения. Похоже, специфический юмор и артистичность отличают всех, кто родился 1 апреля. К примеру, народную артистку РБ и РТ Резеду Фахруллину. Мы так надеялись, что гостья редакции расскажет нам кучу свежих анекдотов. А она на вопрос: "Любите ли вы анекдоты?" с готовностью отреагировала; "Конечно! Рассказывайте! И не переживайте по поводу "возраста" анекдота. Главное, не содержание, а изюминка, с которой он рассказывается". Но с "изюминкой" в устном рассказе – это не к нам, журналистам... Кстати, Резеда Равиловна призналась, что родившихся в день дурака легче всего одурачить и обидеть - такие вот они доверчивые и ранимые. Поэтому коллеги из театра "Hyp" щадят актрису. Хотя резвиться в этот день любят. Больше всего достается директору, который, оказывается, весь день к себе кого-то "вызывает". Ломать планы, чертыхаться приходится многим: у кого-то "замена спектакля", у кого-то "ввод". А сама Фахруллина считает, что ей и напрягаться не нужно. Ее фирменный "розыгрыш": "Я сегодня родилась". Никто обычно, кроме тех, кто этой информацией уже владеет, сказанному не верит. Природа так пошутила: вместо сына первенца - дочь. К тому же в тот год 1 апреля резко наступило лето, так что мама Резеды уходила с дочерью из роддома прямо в тапочках. Все решили, что девочка будет яркой, солнечной. Так и вышло. Правда, "розыгрыши" судьбы продолжаются: у Резеды Фахруллиной меньше всего комедийных ролей. "Все режиссеры видят во мне драматических героинь, - сокрушается она. - Я очень люблю эти роли, но хотелось бы и порезвиться вдоволь, похулиганить". Актриса решила побороться за веселую жизнь и заготовила к 1 апреля розыгрыш (просила раньше времени не открывать - какой). Может, это как-то "подмочит" ее безупречную репутацию лирико-драматической актрисы? В том, что Резеда Фахруллина может и любит похулиганить, редакция "Недельки" убедилась воочию: мы хотели сделать красивый портрет своей гости, а она принялась корчить смешные рожицы. Очень, кстати, милые. С днем рождения, дорогая Резеда Равиловна! Больше вам интересных ролей – смешных и разных.

автор: Райхана ГИЛЬМАНОВА.

*********************************************************************

"Рампа", №4,2012 год
Благодаря и вопреки амплуа

Легче всего ей удаются роли обделённых счастьем женщин. Страдающие мадонны - это её типаж. Именно дамское сословие по большей части населяет её творческую биографию. Такая направленность артистической карьеры была очевидна с самого начала. В работе с ней постановщики предпочитали использовать заложенный природой психофизический материал. А тут ещё её серьёзность и старательность, с которой она ловила каждое замечание маститых режиссёров театра Гафури, вслушивалась в каждое пожелание именитых партнёров. Так за Резидой Фахруллиной закрепилось амплуа лирико-драматической героини.
Пять лет работы в Башкирском академическом театре принесли свои плоды: опыта исполнения лирических ролей набралось достаточно. Возможно, это и послужило поводом для приглашения во вновь создаваемый театр «Нур». В молодом коллективе она оказалась одной из немногих мастеровитых актрис, и роли сыпались как из рога изобилия. О некоторых из них и пойдёт речь.
Тогдашний главный режиссёр театра Б. Ибрагимов задумал возродить на сцене забытые пьесы татарских классиков. «Башмачки» ставились им в версии Т. Гиззата и Ж. Файзи, рассчитанной на творческие силы музыкального театра. Роль, доставшаяся Резиде, содержала 12 арий. (Вот где пригодилось полученное до института музыкальное образование!) Героини «Некрасивой жизни» Ф. Сайфи-Казанлы и «Заблудшей» М. Файзи открыли серию образов молодых татарок, чья женская доля без покровительства мужчины в начале прошлого века оказывалась плачевной. В интерпретации актрисы они наполнялись несвойственным менталитету достоинством и, как следствие, трагизмом. Позже возникла целая вереница разноплановых, но всегда психологически достоверных героинь.
В Шамсигаян из пьесы А. Гилязова «Три аршина земли» Резида увидела сходство с характером своей матери. Образ сознательно «лепился» как её портрет. Кроткая и самоотверженная, она была олицетворением идеальной жены и матери. Исполненная неизменного уважения к людям, была любима всеми. Её мироощущение создавало гармонию вокруг себя. Такой и стала Шамсигаян в спектакле театра «Нур». Известный театральный критик В. Калиш, вручая Резиде приз за лучшую женскую роль на фестивале им. К. Тинчурина, особо отметил дарование актрисы, способной необычайно наполнено «прожить» на сцене жизнь героини от начала до конца. Иначе работалось над образом Бибигуль из «Гуси-лебеди» Р. Сафина. Режиссёр А. Сафиуллин видел её жёсткой, даже суровой. Актриса же искала другие грани характера. Её героиня была человеком раздвоенного сознания, личностью, не сумевшей обрести душевное равновесие.
Одним из любимых образов стала героиня пьесы Р. Киньябаева «Роковая тайна». В исполнении Фахруллиной Дильбар, изменившая своей первой любви, - характер сложный и противоречивый. Под воздействием минутной слабости она совершала подлость и становилась виновницей гибели человека. Антиподом этому образу явилась Мадина из «Одинокой» Т. Миннуллина. Нежной, доброй, способной на самопожертвование героине автор придумал всевозможные испытания. Актриса и режиссёр И. Ахметвалеев сознательно выстраивали образ человека колоссальной выдержки и твёрдого характера. Никакие превратности судьбы не способны были сокрушить её цельную натуру. Как свидетельствовал драматург, собирательный образ современницы, прототипом которого были реальные женщины, психологически точно воссоздавался актрисой.
Но шедевром портретной галереи татарских женщин Р. Фахруллиной остаётся Гульсум из спектакля по повести Г. Исхаки «Осень». В прочтении режиссёра Ф. Бикчантаева текст давал повод к созданию чеховской атмосферы постановки. Так изысканно тонко, на полутонах выстраивались отношения героев, так филигранно плелись кружева душевных томлений и терзаний. Благодаря мастерству исполнительницы, отчаяние Гульсум из-за несостоявшегося женского счастья, тоска по утраченной любви и стоическое терпение наполняли действие подлинным драматизмом. В пространстве Международного фестиваля тюркских театров «Науруз» и фестиваля им. К. Тинчурина (г. Казань) эта работа была признана лучшей женской ролью.
Творческий багаж Резиды Фахруллиной не исчерпывается типичными образами татарских женщин. Количеству её работ по драматургии мирового уровня может позавидовать любая артистка национального театра. В театре «Нур» осуществилась её давняя мечта сыграть Джульетту. Спектакль шёл недолго. Тогдашняя бытовая неустроенность театра, отсутствие достойных партнёров, репертуарные предпочтения публики не позволили насладиться ролью. Но само рождение шекспировского образа открыло новые грани дарования актрисы.
Особого упоминания заслуживает её Ольга в постановке Л. Зайкаускаса «Три сестры. Годы спустя…». Способ актёрского существования в этом спектакле радикально отличался от характерных национальному театру «пристроек». Стилистически непривычный спектакль целиком лежал на плечах трёх исполнительниц. И в отличие от канонического чеховского текста в театральном тексте Зайкаускаса Ольге отводилась важная функция. По сути, Резидой создавались сразу четыре образа. После событий, переломавших судьбы чеховских героинь, желая отвлечь сестёр от горестных мыслей, мудрая Ольга возвращала их в прежние времена, преображаясь то в Солёного, то в Вершинина, то в Тузенбаха. И оказывалось, что жизнь тогда тоже была прекрасна, только сёстры, тоскуя о радостном и светлом отцовском доме, этого не хотели замечать. Сложнейшая работа Резиды была отмечена независимым сообществом журналистов «Рейтинг прессы» как лучшая женская роль 2005 года.
Назначение на роль Кручининой в «Без вины виноватые» А. Островского озадачило актрису. Уж слишком популярна Кручинина мхатовской артистки А. Тарасовой. Но режиссёр О. Скивко предложил иное жанровое прочтение пьесы. По его замыслу она решена как лирическая комедия. И Кручинина в ней совсем не мелодраматический персонаж. Она актриса и в жизни, и на сцене. Такое видение хрестоматийного образа казалось неожиданным и спорным. Но только не для Резиды. Играть сильных женщин ей приходилось, и характер Кручининой в её исполнении получился сдержанным и волевым. А вот Мона в «Безымянной звезде» М. Себастьяна и Барбара Смит из комедии Р. Куни «Слишком женатый таксист» стали работами на сопротивление собственной природе. И как оказалось, Р. Фахруллиной подвластны многие амплуа.
В нежной, ранимой Моне, ставшей игрушкой в руках мужчин, актрису привлекало желание «неземного» существа обрести иной, собственный жизненный путь. Но Мона не обнаруживала в себе силы ступить на него. Отсутствие воли – это и есть драма Моны-Фахруллиной. Что касается Барбары, то сущность этой персоны далека от прежних её героинь. Легкая, порхающая как мотылёк, кокетливая, эгоистичная Барбара не давала покоя рассудительной Резиде. Потребовалось приложить усилия, чтобы «отпустить себя в свободное плавание» и с помощью пластических ухищрений найти ключ к воплощению этого никчемного создания.
В качестве бенефисного спектакля к своему юбилею народная артистка Башкортостана и Татарстана Резида Фахлуллина выбрала «Хозяйку гостиницы» К. Гольдони. Своевольной, лукавой и озорной – такой должна стать Мирандолина. Вот снова непознанный характер, и этим он любопытен актрисе. Необходимость преодоления собственной природы лишь подстёгивают профессиональный интерес Резиды. Поиск творческого «я» продолжается. Новый возраст сулит расширение горизонтов, подбадривает, зовёт вперёд. И мы ещё увидим Резиду Фахруллину в разных ипостасях.


Дина Давлетшина, театровед

***********************************************************************************





Резида Фахруллина: " Звездой могу быть только в родной Уфе»

Татарский театр «Нур» столицы Башкирии по традиции завершил свой 17-й сезон премьерой. Пьесу Островского «Без вины виноватые» воплотил саратовский режиссер Олег Скивко. Уфимцы уже знакомы с его работой: в русской драме он поставил лирическую комедию «Несерьезные намерения». Новый спектакль он репетировал в «Нуре» с весны. В пьесе о закулисной актерской жизни главную роль – примадонны Елены Кручининой - исполнила Резида Фахруллина. «Чем актриса несчастнее, тем лучше» «Без вины виноватые» - одно из самых репертуарных произведений классика. В течение 120 лет самая «актерская» пьеса великого драматурга привлекает внимание столичных и провинциальных театров. - Буду рад, если люди, сидящие в зале, почувствовали, что пьеса как будто написана только вчера, - говорит постановщик. - Ведь человек, отношения между людьми не меняются, вперед идет только технический прогресс. В «Нуре» Скивко выступил не только в качестве режиссер, но как сценограф и музыкальный оформитель спектакля. - Открывая и закрывая сезон премьерой, мы как бы приветствуем и прощаемся с нашим зрителем, - говорит Резида Фахруллина. - Мы хотим, чтобы уход на лето стал запоминающимся моментом, этаким восклицательным знаком в работе театра. Сегодня трудно делать какие-то выводы о только что вышедшем спектакле: необходимо взглянуть на него со стороны, а для этого должно пройти некоторое время. А пока я внутри постановки, сама нахожусь в состоя

Роли, созданные в спектаклях прошлых сезонов: